Заман сулышы

12 октябрь 2015 яңалыклары

  • 12 октябрь 2015 - 13:05
    Авыл җирлеге башлыгы мунчада ис тиюдән үлгән
    Бүген төнлә Мамадыш районының Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Дамир Гарипов вафат булган. Рәсми фаразлар буенча 28 яшьлек ир-атка мунчада ис тигән. Аны район үзәк хастаханәсенә реанимация бүлегенә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Дамир Гарипов гаилә корырга да өлгермәгән, балалары юк. Авыл җирлеге башлыгы булып быелның сентябрь...
    607
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 12:16
    Лениногорск районында бер хатын ир-атны үтергән
    Бу хәл Иске Писмән авылында булган. Әлеге авылда яшәүче 1973 елгы элек тә хөкем ителгән бер хатын бергә эчеп утырганнан соң, көнләшеп бергә торучысының йөрәк турына пычак белән чәнчи. 1962 елгы ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
    611
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 11:55
    Россиядә юридик факультетларны ябалар
    Россия Мәгариф министрлыгын илдә юристларның күп булуы борчый. Абитуриентлар арасында да юридик факультетка укырга керергә теләүчеләр шактый. Сорау күп булгач, профильсез вузлар да юридик белем бирә башлады. Алардагы укыту сыйфатын да югары дип булмый. Шунлыктан юридик факультетларны бары тик эре вузларда гына калдырып, филиалларда ачылганнарын ябарга җыеналар. http://shahrikazan.com/
    461
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 11:33
    Мәликә "Главная сцена"дагыларны шаккатырды (+видео)
    Мәликә "Главная сцена"да чыгыш ясап шаккатырды. Жюри аңа: "Юк!" дип әйтә алмады. Пресняков аны хәтта "сихерче" дип атады. Якташыбыз - ярымфиналда, аңа уңышлар телик! http://shahrikazan.com/
    653
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 11:10
    Лениногорскилы Манзура Сәйфуллинага - 90 яшь
    Бүген Лениногорскиның Ушаков урамында яшәүче Манзура Валир кызы Сайфуллинага 90 яшь тулды. Тумышы белән Шөгер авылыннан булган шәһәрдәшебез гомер буе "Лениногорск - нефтьстрой " җәмгыятендә бетончы булып эшләгән. 13 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Фәйрүзә Валиева юбилярда кунакта булып, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты һәм шәһәр мэры Рәгать...
    518
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 10:22
    Педагогларның һәм медицина хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары киметелә, дип сөйлиләр
    Россия хөкүмәте 2016 елда төбәкләрдәэш хакын исәпләү кагыйдәләрен үзгәртү хисабына педагогик, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына ассигнованиене тулаем 34,2 миллиард сумга киметергә җыена. Бу хакта РБК хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бюджет карамагындагыларның хезмәт хакларын күтәрү турындагы май указлары формаль яктан бозылмаячак. Федераль учреждениедәге педагогия хезмәткәрләренең эш хакына бюджет ассигнованиесе...
    489
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 08:35
    Әлмәтлеләр күселәрдән зарлана
    Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы 11 А йортында яшәүчеләр «Халык контроле»нә зарларын юллаган. Алар йортта күселәрнең күплегеннән зарлана. Хәтта 7 нче катка кадәр менәләр, дип яза алар. Заявка 10 октябрьдә юлланган. Хәбәрне 6 кеше хуплаган. 12 октябрьгә заявканың статусы - «эштә». http://www.almet-rt.ru/
    438
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 08:17
    Геофизикада яңа мәчет булачак
    Шәһәребездә мөселман кардәшләребез өчен сөенечле вакыйга. Геофизикада яңа мәчет торгызылу эшләре бара. Яз аенда изге йортка нигез салынып, бина күренерлек булып шактый гына калыккан. Яңа елга кадәр аның түбәсен эшләп бетерергә һәм тәрәзәлерен куярга ниятлиләр.
    498
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 07:14
    Рамия Гарифуллинадан "Көнбагыш" салаты рецепты
    Кирәк булачак: 300г. - ысланган казылык (копченая колбаса) 7 данә - йомырка 2 данә - кишер 3 данә - бәрәңге 1 консерв банкасы - тешсез зәйтүн җимеше (маслины) Чипсы (күңелеңә ниндие ошый) Майонез Әзерләү: Салат өлешләп ясала. Зур тәлинкә иң беренче өлеш итеп ысланган казылыкны вак итеп турар, аннары эре...
    486
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 07:07
    Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән (+фото)
    Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы...
    573
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 06:57
    Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә призлы урыннар алып кайтты
    10 октябрь көнне Чистай шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Республика турниры үтте. Анда Казан, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Урыссу, Лениногорск көрәшчеләре катнашты. Үз үлчәм авырлыгында Лениногорскидан Вадим Кленков, Константин Пикалев җиңүче булды. Өченче урынны Павел Лушков һәм Николай Кузьмин алды. Җиңүчеләр медаль, грамота һәм акчалата премия белән...
    849
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 05:38
    Лениногорскида һава торышы
    Бүген, 12 октябрь көнне аязучан болытлы көн, кар явуы көтелә. Температура көндез -1, төнлә -5 градус. 13 - 16 октябрь аралыгында болытлы көннәр сакланыр, кар явачак, дип фаразлый синоптиклар. Температура көндез -2, +3 градус, төнлә 0, -3 градус.
    0
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 05:27
    Хәерле иртә, лениногорскилылар!
    Барчагызга да уңышлы көн телибез. Эчкән чәйләрегез тәмле, эшләгән эшләрегез уңышлы булсын.
    2516
    0
    0
Реклама