Заман сулышы

26 октябрь 2015 яңалыклары

  • 26 октябрь 2015 - 12:50
    Марат Әхмәтов Татарстанның фермер һәм эшмәкәрләре белән очрашачак
    29 октябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында фермер һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрәчәк. Бизнес белән шөгыльләнүче вәкилләр очрашуга 26 октябрь көнне теркәлә ала. Марат Әхмәтовка сорау бирер өчен бизнес-власть.рф сайтына кереп теркәлергә, яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына гариза юлларга....
    735
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 11:30
    Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: "Әниле вакытка кайтып киләсе килә"
    Яшь барган, олыгайган саен, әни искә төшә.Үзем әни булгач, төннәр буе бала күтәреп йөргәндә бер аңладым әнинең кадерен. Арабыздан киткәненә - 12 ел, көннән-көн күңелемә ныграк җитмәгәнен тоям. Менә хәзер дә эштән арып кайтып тәрәзә янында уйланып утырам. Шәһәр бит... Тыз-быз машиналар чаба. Бөтен кеше каядыр ашкына, яшәргә тырыша. Арып...
    777
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 11:24
    Нефть техникумында “Техника, сәнгать – 2015” күргәзмәсе үтте
    Күптән түгел Лениногорск нефть техникумында "Техника, сәнгать - 2015" күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле мәктәп укучылары һәм техникум студентларының кулдан ясаган мавыктыргыч эшләре күрсәтелде. Күргәзмәдә, мәсәлән: бисердан, плафоннан, кәгазьләрдән ясалган әйберләрне күрергә була иде. http://www.lntrt.ru/news
    460
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 10:46
    Лениногорскилыларга ни булган: яшәргә теләмиләр
    Соңгы арада гына үз-үзенә кул салган өч очрак билгеле булды. Үткән атнада Гагарин урамында яшәүче бер ир асылынып үлгән. Ял көнендә үтеп баручылар түбән күллектә батарга җыенган бер хатын-кызны коткаралар. Якшәмбе көнне төн уртасында "Ашыгыч ярдәм" не күп итеп дару төймәләре йоткан хатын-кыз янына чакырталар. Табиблар коткарып кала үзен.
    481
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:51
    Лениногорскида бер атна эчендә 17 бала туган
    Үткән атнада шәһәр һәм районда 17 бала туган, 16 кеше үлгән. Үлүчеләрнең тугызы - эшләү яшендәге кешеләр.
    527
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:45
    Мэриядә яңа җитәкче билгеләнде
    Лениногорск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп, элек Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск районы буенча бүлекчәсен җитәкләгән Наил Гомәр улы Шәйхетдинов билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Сергей Вячеславович Тимаков муниципаль район башлыгы урынбасары итеп сайланган иде. Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе начальнигы итеп, элек шунда ук урынбасар булып эшләгән Айгөл Әхмәтислам...
    486
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:30
    Татарстан авылларында буйдаклар исәбен алачаклар
    ЗАГС идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект эшләгән. Авылларда яшәүче өйләнмәгән ир-атлар санын алу башланачак. 18 дән алып 60 яшькә кадәрле буйдак егетләргә анкета тутыртып, хыялларын һәм теләкләрен исәпкә алып, исемлек төзиячәкләр. Тикшеренүне Татарстанның 14 районында уздырачаклар. http://tuylar.ru/
    511
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:26
    "Әзрәк аракы эчеп алдым" - Илфак Шиһапов үзенең ай ярым югалып тору сәбәбен әйтте (ВИДЕО)
    Илфак Шиһапов ай ярым кайдадыр югалып торды. Аның турында беркем берни белмәде. Хәтта күптән түгел чыгара башлаган "Тишек" газетасының сентябрь саны да шул сәбәпле тоткарланды. Гөлгенә Кәлимуллинага биргән интервьюсында Илфак Шиһапов бар серен чиште.
    650
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 06:49
    Лениногорскида яңа автобуслар барлыкка килде
    Лениногорскида яңа «Камаз-Bravis» автобуслары барлыкка килде. Алар метан белән эшли. Шушы көннәрдә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов автобусларны карап чыкты һәм аларга югары бәя бирде. Тиздән яңа автобуслар үз эшенә керешер, дип ышанасы килә. http://len-journal.ru
    505
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 06:15
    Бүген Халыкара каенаналар көне
    Бүген Халыкара каенаналар, гади генә итеп әйтсәк, тещалар көне билгеләп үтелә. Өлгермәгән булсагыз, сөекле хатыныгызга гомер бүләк иткән әни кешеләрне котлап килергә ашыгыгыз. Усал мәзәкләргә керсә дә, кияү исеме йөрткән һәр кеше каенанасының икенче әни булуы белән килешә торгандыр. Юкка гына: "Гомерлек киңәшче, ярдәмчең булуын теләсәң, каенанаңа карата ихтирамлы, үзеңә...
    806
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 06:09
    Яшел Үзәндәге шартлауның сәбәпләре билгеле
    Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлавы турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органыннан хәбәр итүләернчә, 32 яшьлек җирле ир-ат шул рәвешле үз-үзен үтерергә теләгән. Ул газ плитәсенең конфоркаларын ачып куйган һәм фатирда учак...
    589
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 05:25
    Җиргә астероид якынлаша
    31нче октябрь көнне Җир планетасы яныннан зур астероид узып китәчәк. Ул бик якыннан - 499 километр ераклыктан узса да, зыяны тимәячәк, ди белгечләр. Чыганак: baltaci.ru oxu.az фотосы
    576
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 05:20
    Электр энергиясенә бәя артачак
    "РИА-Новости" хәбәр итүенчә, киләсе елда электр энергиясе 8-8,6 процентка артыр дип көтелә. 2015 елда ул уртача 5-5,3 процентка арткан дип фаразлана. Чыганак: газета.ру
    540
    0
    0
Реклама