Заман сулышы

27 октябрь 2015 яңалыклары

  • 27 октябрь 2015 - 13:34
    ЮХИДИ ташламалар (скидка) ясый?! Белми калма!
    Синең штрафларың күп, түләргә вакыт тапмыйсыңмы? Гел соңгы көнне барып түлисеңме? Яңа закон синең хәлне җиңеләйтер. 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак. ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы: 1. Дәүләт...
    932
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 13:28
    18 яшьлек егет инвалид кызны мәсхәрәләгән
    Әлеге 18 яшьлек егет сак астына алынган инде. Тикшерү фаразлары буенча, Чувашстанның бер авылында егетнең әнисенең танышы аннан кичен 20 яшьлек кызы белән утыруын сорый. Кыз балачактан инвалид була. Хатын-кыз эш буенча өеннән чыгып киткәч, исерек егет кызны мәсхәрәли. Ана бу хакта белгәч, полициягә мөрәҗәгать итә. http://www.almet-rt.ru/
    580
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 13:24
    Әлмәттә тычкан чире йөри
    Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, салкыннар башлануга да карамастан, тычкан чире ияртүләр дәвам итә. Узган атнада бөер синдромлы геморрагик бизгәкне 4 әлмәтле дә йоктырган.
    637
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 11:35
    Бер пар ЗАГСка этләр белән килгән (фото)
    Бер пар ЗАГСка чәчәк бәйләме белән түгел, ә шпиц токымыннан булган этләр белән килгән, дип хәбәр итә Лаеш районы хакимиятенең матбугат хезмәте. Кәләштән нигә этләр алып килүен сорагач, ул : "Алар минем тормыш чәчәкләрем", дип әйткән. http://zt16.ru/
    558
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 11:01
    Тиздән “Пятерочка”га түгел, ә "Наша марка" һәм “Чәк-чәк”кә йөри башлыйбыз
    "Пятерочка" кибетләре тиздән башка исем - "Наша марка" һәм "Чәк-чәк" исемен йөртәчәк, дип хәбәр ителә kznportal.ru сайтында. Казан шәһәрендә "Чәк-чәк" кибете бар инде. Мамадыш якларында да "Наша марка" кибете (фотода) барлыкка килнгән. Тиздән Лениногорскида да "Пятерочка" кибетләрен "Наша марка" һәм "Чәк-чәк" кибетләре дип йөртә башлавыбыз ихтимал.
    514
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 10:54
    Лениногорск районы кырларыннан күпме шикәр чөгендере алынган?
    Райондагы кырлардан - 1 мең 500 гектардан шикәр чөгендере җыеп алынды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Тулаем җыеп алу күләме 45 мең тонна тәшкил итә. Уңышы гектарыннан уртача 300 центнер чыккан. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда җир эшкәртү тәмамланып килә.
    890
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 10:48
    Табутта – кара уылдык...
    Әлеге хәл Хабаровск өлкәсендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек арттырган өчен ритуаль агентлык автобусын туктата һәм тикшерү барышында ярты тонна кара уылдыкка тап була. Машина йөртүче инспекторларга вафат булган хатын-кыз җәсәден бер төбәктән икенчесенә алып баруы турында хәбәр итә. Административ беркетмә төзегән вакытта инспекторлар машина йөртүчегә салон ишеген ачарга куша һәм...
    818
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 10:36
    Балалар утырган автобус ауган
    Бүген иртән Уфа шәһәренең бер урамында 13-14 яшьлек балалар утырган "Форд Транзит" автобусы «Фольксваген Поло» машинасы белән бәрелешә. Балалар утырган автобус кырый белән ауган. 7 бала хастаханәгә озатыла. Барлыгы автобуста 16 кеше була, шуның 14се - балалар. Бәхеткә, үлүчеләр юк, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлеге министрлыгы сайтында.
    568
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 08:15
    Бер лениногорскилы документсыз калган
    Машина салонында калдырылган әйберләрне урлау дәвам итә. Мәсәлән, 23 октябрьгә каршы көндә Гагарин урамындагы бер йорт ишегалдында калдырылган машинадан автомагнитола, видеорегистратор, сапбуфер урлыйлар, хуҗага 5 мең сумлык зыян салалар. Шул ук урамның 11нче йортында яшәүче берәү автомагнитола, радар-детектор, навигатор һәм документларыннан "колак кага". Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    463
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 08:00
    Лениногорскилы пистолет тотып кибеткә кергән
    Көпә-көндез яшь кенә ир кеше пистолет тотып шәһәрдәге бер азык-төлек кибетенә кергән һәм сатучыдан акча таптырган. Аннан 1, 5 литрлы сыра алып, чыгып киткән. Әлеге факт буенча 1993 елгы, элек хөкем ителгән ир кеше тоткарланды, аңа карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
    771
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 07:35
    Омскида төзелеш краны шәһәр урамына ауган: 4 кеше үлгән (+фото-видео)
    Тикшерү органнары тарафыннан фаҗиганең килеп чыгуында шикләнелүче 3 кеше кулга алынган инде. Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тикшерү барышын үз күзәтүе астына алган. Омскидагы фаҗига кичә, 26 октябрь кичендә булган. Җирле вакыт белән 16:55 сәгатьтә урамга аркылы төзелеш краны ауган. Аның ауган вакытын кайбер машиналардагы видеотеркәгечләр дә төшереп алган. Кран...
    515
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 07:28
    Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арткан
    Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 % ка арткан. 1 октябрьдән окладка өстәмә 10 % түли башлаячаклар. Бу түләүләр мәдәният, мәгариф, сәнгать, спорт, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Әлмәт хезмәткәрләренең дә хезмәт хакы 10 % ка артачак, дип белдерделәр Министрлар кабинетында.
    608
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:41
    Татарстанда 823 тоткын амнистиягә эләккән
    Татарстанда хөкем ителүче 823 кеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Алар арасында 700 кеше - төзәтү колониясендә, берсе - тәрбия колониясендә, 122се республиканың тикшерү изоляторында булган. Амнистиягә күбесенчә җәза вакыты чыгарга бер елдан азрак калучылар эләккән. Шулай итеп, Бөек Җиңү көне уңаеннан 24 апрельдә игълан ителгән...
    541
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:31
    Тын юллары авырулары арткан
    19-25 октябрьдә Татарстанда кискен тын юлы авыруы йоктыручылар саны арткан. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары белән авыручыларның 13 449 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны эпидемия чигеннән 36,9 %ка түбәнрәк. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручыларның...
    797
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:28
    Иделдә ике балыкчы юкка чыккан
    Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмыйлар. 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп киткән. Берсенең хатыны әйтүенчә, ул яр буенда велосипед белән көймәнең тышлыгын табып алган, иреннән хәбәр булмагач, хафага...
    573
    0
    0
Реклама