6 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида узачак парадның репетициясе булды (фото)
Бүген көндез шәһәребезнең Ленинградская урамының бер өлеше машиналар өчен ябык иде. Чөнки 9 май көнне шәһәрдә узачак Җиңү бәйрәменә әзерлек уңаеннан генераль репетиция барды. Мәңгелек ут янында музыка яңгырый, укучылар маршировать итәргә өйрәнә. Барабанчылар Мәңгелек ут яныннан үзәк мәйданга кадәр атлады. Кызык, бер мәлгә үзеңне зур шәһәрдә кебек хис итәсең.Үтеп...
-
Лениногорскида ТОССлар тыл хезмәтчәннәрен 9 май белән котлады (фотолар)
Җиңү көне уңаеннаен, җиденче һәм сигезенче җәмәгатьчелек идарәсендә яшәүче әби-бабайлар 8нче ТОСка җыелды. Аларны бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлап, олы рәхмәтен җиткерде. 12 нче лицейда укучы кыз-егетләр шигырь сөйләде, җыр башкарды. Соңыннан азәрбайҗан диспорасы рәисе Рамиз Мамедов һәм аның вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр өләште. Бу көнне оешмасыз...
-
Лениногорск мәчетендә сугыш ветераннары өчен бәйрәм ашы уздырылган (фотолар)
Шушы көннәрдә шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә сугыш ветераннары һәм мәчет картлары өчен табын уздырылган. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган. Шулай ук әлеге очырашуда имам-хатыйблар җыен да оештырып алганнар. Биредә изге Рамазан аена планнар, мәчет алдында эшләп килүче җәйге лагерь сменалары, Болгарга сәфәр кылу кебек сораулар каралган. Барлык имам-хатыйбларга кыйммәтле...
-
45 ел бергә торучы гаилә котлау кабул итте
1 май көнне Иске Куак авылында гомер итүче Петр Александрович белән Мария Федоровна Марчиннарның бергә торуларына 45 ел тулды. Әлеге уңайдан алар ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең котлавын өйләрендә кабул итте, бу көннең истәлеге итеп аларга юбилей таныклыгы тапшырылды.
-
Татарстанда укучы баланың, сыйныфташы ручка белән төртү аркасында, күз ясмыгын алырга туры килгән
Агымдагы елның 28 нче апрелендә Яр Чаллыда 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучысы сыйныфташының күзенә ручка белән төртеп, аның күзен нык имгәткән. Бу вакытта балалар караучысыз булган, чөнки укытучы башка сыйныфта дәрес үткәргән. Балага медицина ярдәме дә вакытында күрсәтелмәгән. Соңрак кыз бала Республика балалар клиник...
-
Ниһаять"Алабута"ның клибы дөнья күрде (видео)
Берничә ай дәвамында татар дөньясын шаулаткан "Алабута" җырына ниһаять яңа клип пәйда булды. Җыр турында фикерләр төрле иде. Ә менә клип турында нәрсә уйлый икән татар тамашачысы? http://intertat.ru/
-
Илфак Шиһапов Айсылу Габдинова белән булган мөнәсәбәте турындагы серне чиште
"Алабутаны үстем мин, авылда утап" дип соңгы вакытта популярлашып киткән җырны җырлап утыра идем, бүлмәгә Илфак Шиһапов үзе килеп керде. - Илфак, Айсылу Габдинова белән "Алабута" җыры ничек язылды? - Дустым Данил Сәфәров белән интернет өчен вируслы җыр эшләргә уйладык. Данил текстын язды. Идеясен "Ленинград" төркеменең "Лабутены" җырыннан алды -...
-
Тәрбияче баланы чүп чиләгеннән ашарга мәҗбүр иткән
Әлеге тәрбияче хәзер эшеннән азат ителгән. Курск өлкәсендәге балалар бакчасы сабыйның әти-әнисенә мораль зыян өчен 30 мең сум күләмендә компенсация түләгән. Алты яшьлек кыз итне азык-төлек калдыгы салына торган чиләккә ыргыткан булган. Тәрбияче аны шуны ашарга мәҗбүр иткән. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскида бүген җылы булачак
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 6 май көнне иртәнге якта урыны белән томан төшү ихтималы бар. Төнлә 11, ә көндез 21 градуска кадәр җылы булачак. http://intertat.ru
-
Хәерле җомга иртәләре белән!