Заман сулышы

19 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2016 - 13:25
    Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә шигърият кичәсе узды(фотолар)
    16 сентябрьдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә көзгә багышланган шигърият сәгате үткәрделәр. Бирегә йөрүче әби-бабайлар көзгә багышланган шигырьләр, җырлар тыңлады, презентация карады. Азактан үзләре дә яраткан шигырьләрен укыды.
    478
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 12:57
    Күрше шәһәр үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә яшь ир-егетнең үле гәүдәсе табылган
    Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә 32 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табылган. Моңа кадәр ул бирегә башы имгәнеп, "ашыгыч медицина ярдәме" машинасы белән китерелгән булган, дип хәбәр итә "Бугульминская газета". Егет хастаханәдә ятудан баш тарткан һәм медучреждениедән чыгып киткән. 17се көнне иртән аның үле гәүдәсенә тап булганнар. Россия Тикшерү...
    472
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 12:30
    Татарстанда озын бәлеш пешергәннәр (ФОТО)
    17 сентябрьдә Нурлат районы туган көнен билгеләп үткән. Районда яшәүче эшмәкәр Сати Шахназарян яраткан шәһәренә мәхәббәтен бәлеш пешереп белдергән. 3,55 метр озынлыктагы бәлешкә ул «Мин Нурлатны яратам» дип тә язган.Бәлеш пешерергә 18 килограм он, 30 күкәй, эчлек өчен 22 килограмм алма киткән. http://shahrikazan.com/
    479
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 11:59
    Татарстанда автосалоныннан 7,6 миллион сумлык машина урлаганнар
    Полиция 7,6 миллион сумлык машинага утырып качкан Мәскәү карагын эзләү белән мәшгуль. Бу хәл Казанда була. 51 яшьлек Мәскәү кешесе автосалоннан "Porsche 911 Carrera 4S" автомобилен урлаган. Ул 5 машина сатып алырга һәм аларны рәсмиләштерергә килүен, сатып алыр алдыннан автомобильдә йөреп, аны шәһәр урамында сынап карарга теләвен җиткерә. Әмма кире...
    451
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 11:41
    Лениногорскилыларга эш тәкъдим итәчәкләр
    22 сентябрьдә мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда төрле предприятие кадрлар хезмәте вәкилләре дә катнашып, теге яисә бу эш урыны турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Эш эзләүчеләргә: бухгалтер, слесарь, машина йөртүче, кассир, инженер, медицина, хат ташучы һәм башка эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Сәгать 9.00 да башлана, адресы: Гагарин урамы,...
    461
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 09:39
    Лениногорскиның "Мөслимә" оешмасы балаларга бүләк ясады (фотолар)
    "Ихлас"мәчете каршында эшләп килүче Мөслимә" мөселман хатын-кызлар оешмасы Корбан Гаете көнне мөмкинлекләре чикләнгән кырык баланы бәйрәм белән котлады. Балаларга татлы бүләкләр һәм төсле шарлар тапшырдылар. - Әлеге балалар авырлык күреп яши. Аларның әз генә булса да күңелләрен күтәрәсе, өйләренә бәйрәм рухы кертәсе килде. Бүләкләр, шарлар тотып килеп кергәч, балалар ихластан...
    488
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 08:48
    Өч кешенең гомерен өзгән һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды
    18 сентябрьгә каршы төндә Яңа Чишмә районында булган котычкыч һәлакәт турында кичә хәбәр иткән идек. Коткару хезмәтенең бердәм диспетчер номерына бу хакта төнге сәгать 3тә хәбәр ителә. "УАЗ" машинасының аучылык хуҗалыгында һәлакәткә юлыгуы әйтелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, басу юлында машина йөртүче куркынычсыз тизлекне арттырган һәм караңгыда чокырны күрмәгән. Һәлакәт аркасында...
    411
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 07:43
    Татарстанда юл һәлакәтендә ике бертуганның гомере өзелгән (фото)
    Яңа Чишмә районындагы Красновидово аучылык хуҗалыгында УАЗ машинасы әйләнгән. 51 яшьлек машина йөртүче, аның 48 яшьлек бертуган энесе һәм 35 яшьлек ир-атның һәлакәт нәтиҗәсендә гомере өзелгән. Фаҗиганың сәбәбе - караңгыда машнаны югары тизлектә идарә иткәннән дип фаразлыйлар. http://tatar-inform.tatar/
    489
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 07:21
    Октябрь җылы булачак. Ә кыш?..
    Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразлары белән уртаклашты. Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек биләмәсендә температура режимы күп еллык биеклектә һәм бераз гына югарырак дәрәҗәдә сакланачак. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көнбатышында һава температурасы бераз түбәнрәк булачак. Татарстанда җылылык...
    496
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 06:21
    Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА: «Нервыларны саклап, тыныч яшәргә кирәк»
    - Бар чирләр дә нервыдан диләр бит. Шуңа да, нервыларны саклап, тыныч яшәргә кирәк. Бераз борчылып алсаң, шундук кайсыдыр җир авырта башлый. Сәламәт яшәү рәвеше яклымын: фитнеска йөрим, дөрес тукланам. Хастаханәләргә йөрим, тикшеренеп торам. Күптән түгел башым авырткач та, анализлар барып бирдем. Шөкер, бар да әйбәт. Гел бер генә табибка...
    543
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 06:18
    Лениногорск коткаручылары балконга чыгып баскан җиде яшьлек кызны коткарган
    Бу хәл 17 сентябрьдә була. Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Куйбышев урамындагы күпкатлы йортның балконына бер бала чыгып басып, коткаруларын сорый, дип хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәч, хәл ачыклана: кызны өйдә үзен генә калдырып киткәннәр икән, ул курыккан, балконга чыгып, ярдәм сорый башлаган. Коткаручылар аңа психологик ярдәм күрсәтә. Күршеләре аша әнисенә хәбәр итәләр,...
    550
    0
    0
  • 19 сентябрь 2016 - 05:41
    Лениногорскилыларга 19 сентябрьгә Йолдызнамә
    Овен: Для Овнов наиболее полезными и продуктивными окажутся связи с тайными друзьями и единомышленниками, приватные встречи и переговоры с будущими партнерами. Если вам понадобится объективный взгляд со стороны на какую-то ситуацию, то обратитесь за советом к начальству или старшему родственнику. Телец: Наиболее приоритетным направлением для Тельцов сегодня станет соблюдение хрупкого...
    427
    0
    0
Реклама