2023 елда Казанда Самосырово полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк
2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Республикада парк һәм скверларны төзекләндерү, башкаладагы каты көнкүреш калдыклары полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләү, сырхауханәләр, мәктәп һәм балалар бакчалары төзү планлаштырыла.