22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида булган авариядә зыян күрүчеләр бар (фотолар)
ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче 1959 елгы ир-ат Чайковский урамы, 15 нче йорт каршында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе була. Ул тизлекне арттырып, юлның киңлеген чамаламыйча, каршы як полосага килеп чыга һәм ВАЗ-212140 (Нива) автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "тугызлы"дагы 1988 елгы пассажир хатын-кыз һәм 2014 елгы бала тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатыла.
-
Тычкан чире белән иң күбе лениногорскилылар авырый
11-16 декабрь аралыгында республикада унсигез кешенең бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы белән зарарлануы ачыкланган. Саннардан күренгәнчә, иң күбе безнең район һәм шәһәргә туры килә - алты очрак теркәлгән. Чагыштыру өчен, Әлмәттә - ике, Азнакайда - өч, Баулыда - бер очрак.
-
Лениногорскида бер әби үз өендә үлгән
Кошевой урамындагы бер йорт фатирында яшәүче пенсионер әби берничә көн телефонга җавап бирмәгәч, ишеген ачмагач якыннары коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Алар ишекне ачканнан соң туганнары һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре фатир эчендә 1939 елгы хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булалар.
-
Лениногорскиның картлар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк
Волонтерлар хәрәкәте картлар йортында булып кайтты. Кыш бабай белән Кар кызы әби-бабайларны котлап, Яңа ел бүләкләре тапшырды. Аларны җыюда теләгән кеше, шулай ук 30нчы балалар бакчасы, чәч кистерү салоны, бәйрәм үткәрү агентлыклары булышкан. Барлыгы 80 бүләк ясалган. Әби-бабайлар бик канәгать калган.
-
Лениногорскида кышкы ишегалды бәйрәмнәре башлана (график)
23 декабрьдә Куйбышев урамы, 33 нче йортта, башлана 11.00 сәгатьтә 24 декабрьдә Широкая урамы, 36а нчы йорта, башлана 11.00 сәгатьтә 23 декабрьдә Куйбышев урамы, 46 нчы йортта, башлана 16.30 сәгатьтә 28 декабрьдә Садриев урамы, 37 нче йортта, башлана 11.00 сәгатьтә 28 декабрьдә Девонская урамы ( Мәдәният Йорты) башлана 15.00 сәгатьтә...
-
Бездә яңа башлык
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин "Татмедиа" җәмгыятенә генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде. Ул 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен тәмамлаган. Соңгы...