Заман сулышы

“Бисмилләһи” сүзен ни өчен кулланабыз?

Барыбыз да үз эшләребез белән өйдән чыгып киткәндә төрле уйларга бирелеп, чишәргә тиешле булган мәсьәләләрне уйлап, кыскасы, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп йорт ишеген яба.

 

Еш кына өйдән үтүк кабынып, чәйнек кайнап калмаганмы, дип кире борылып керәбез. Бер караганда, бу гадәти хәл, чөнки вакыт кыска, ә мәшәкать күп булган заманда яшибез. Барысына да өлгерергә кирәк: эшкә дә, баларны мәктәпкә, бакчага да илтеп җитешергә тиешбез.

Өлкәннәр элек-электән йорттан “Бисмилләһи” сүзләрен әйтеп чыгып китәргә, кабат әйләнеп кайтканда “Бисмилләһи” сүзләре белән, уң аяктан атлап керергә кушкан. Дөрес, кайберәүләр, ничә яшьтә булуына карамастан, бу кагыйдәләргә тугрылык саклый. Кыен түгел бит, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип ишекне ябасың, нәкъ шул рәвешле йортың ишеген ачып керәсең. Бу күркәм гадәтне тормышка кертер өчен әллә ни зур тырышлык, көч, вакыт таләп ителми. Аның каравы, бу гамәлне кылу кеше өчен бик тә файдалы. Бу сүзләрнең мәгънәсе: “Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһының исеме белән”. Шуның белән йортыбыздан чыгып киткәндә дә, кабат әйләнеп кайтканда да Аллаһыны искә алабыз дигән сүз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бисмилләһ белән башланган эш китек һәм җитешсез булмас”, – дигән. Шулай булгач, безнең “Бисмилләһи” сүзләре белән йортыбыздан чыгып китүебез башларга тиешле булган эшләребезнең төзек, камил һәм уңышлы булуына тәэсир ясый.

Икенче яктан караганда, “Бисмилләһи” сүзләрен әйткәндә, Аллаһыны искә алабыз. Ә Раббыбыз: “Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын”, – дигән (Әл-Бәкара сүрәсе, 152нче аять).

Күз алдына китерәбезме икән, өйдән чыгып киткәндә, әйләнеп кайтканда да Раббыбыз безне искә ала. Бу, без Аның рәхмәте, ярдәме астында йөрибез, дигән сүз.  

Йорттан чыгып киткәндә махсус укыла торган дога да бар: «Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллаһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ». Мәгънәсе: “Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр”.

Шулай ук үз сүзләребез белән дә: “Йә Раббым! Үзеңнең ярдәмеңнән, рәхмәтеңнән ташлама. Исән-имин йөрүләребезне насыйп ит” яки “Йә Раббым! Исән-имин өйләребезгә әйләнеп кайтуыбызны насыйп әйлә. Юлларыбызга явыз бәндәләр чыгарма! Балаларыбызга тәүфыйк-һидаять насыйп ит. Сау-сәламәт, имин йөрсеннәр”, – дип дога кылырга мөмкин.

Дога – мөселманның коралы. Һәрчак догада булыйк! Кирәксә дә, кирәкмәсә дә телефоннарга төбәлеп утырганчы, барганчы иртәбезне якыннарыбыз, балаларыбыз өчен дога кылудан башлыйк. Балаларыбызны мәктәпкә, балалар бакчасына озатканда, эшкә барганда, лифтта төшкәндә, автобуста булганда... Дога – ул калебебездән чыккан ихлас сүзләр, ялвару. Шуңа да ихлас йөрәктән үз  сүзләребез белән дога кылып чыгарга да мөмкин.

Дин кешенең тормышын җиңеләйтер өчен, аңа ярдәм итәр өчен бирелгән. Динне билгеле бер кануннар, тыюлар итеп кенә күз алдына китермик. Ислам дине ул бу тормышта бәхетле, имин, тыныч  яшәргә өйрәтә. Ул безгә бирелгән бөек нигъмәт, бүләк. Ә бүләк белән ни рәвешле эш итәчәгебезне үзебез хәл итәбез. Берәү дә бүләктән баш тартмыйдыр, билгеле. Шуңа да Раббыбызның ислам дине дигән бөек нигъмәтен дөрес кулланыйк, аннан баш тартмыйк. Йортларыбыздан чыгып киткәндә дә күркәм сүзләр әйтергә кирәклеген һәм шуның бәрәкәтен өйрәткән Ислам диненең матурлыгын күрә белик.

Чыганак

 http://nashcheremshan.ru/news/din-ham-tormyish/bismilli-szen-ni-chen-kullanabyz

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: