Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ЧИТ ДИНДӘГЕ ИРЕМӘ ДОГА КЫЛЫРГАМЫ?

❓Ирем рус иде.


Ул вафат. Аны христиан дине буенча җирләдек. Шуннан соң намазга бастым. Хәзер иремне искә алу кичәсе уздырырга телибез. Әмма йортыма аракы кертәсем килми. Аның рухы өчен дога кыла аламмы? Нишләргә икән?
Гөлинә, Питрәч районы.

Татарстан диния нәзарәтенең колл-үзәк җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт МӨБӘРӘКОВ:
— Беренчедән, мөселман кешесе өенә аракы, башка хәрам нәрсәләр кертергә тиеш түгел. Башка милләттәге ирегезнең туганнарын хөрмәт итә аласыз, әмма бу Аллаһы Тәгаләгә карата хөрмәтсезлеккә китерә икән, сез Раббыбызны сайларга тиеш.
Икенче мәсьәлә, ирегез исламны кабул итеп, мөселман булып китсә, рухына Коръән укырга мөмкин. Мөселман булганнар өчен генә файда китерә алабыз. Башка диндәге кеше рухына Аллаһы Тәгалә дога кылуны тыйган. Катнаш никахтан сакланырга кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев