Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кадер төне кайчан була?

Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә.

 

Берәүләре Кадер төне Ураза аеның - егерме беренче көнендә, икенчеләре - егерме өчендә, өченчеләре - егерме бишендә, дүртенчеләре - егерме тугызында, диләр. Пәйгамбәребез с.г.в. мөбарәк төнне соңгы ун төннән эзләде. “Кадер төне - Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем аларны уяу үткәрә, Аллаһ аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә. Тугызынчы, жиденче, бишенче яки өченчесендә”, - дигән ул.


“Тәуфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт:
- Рамазан аен ел буе сагынып көтсәң дә, изге көннәр сизелми дә үтә. Көн арты көн килеп, Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан руза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итәгать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Рамазанның ахыргы ун көнендә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, “Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакьләнермен, уттан котылырмын”, дигән өметләр арта.
“Рамазанның ахыргы ун төне җитсә, Аллаһның илчесе с.г.в. төннәрен намазларда үткәрде, гаиләсен уятты. Гыйбадәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм изәрен катырак бәйләде.” (Изәр - чалбар. Пәйгамбәребез с.г.в. ул вакытларын хатыннарыннан башка үткәргән). “Аллаһның илчесе Рамазанның ахыргы ун төнен мәчеттә үткәрде һәм: “Кадер төнен Рамазанның ахыргы ун төнендә эзләгез,”- диде.” (Бухари һәм Мөслим.)


Әйе, Рамазанның ахыр ун төне безгә башына таҗ кигән Кадер төнен алып килә. Ул төннәрнең берсен кулдан ычкындырсаң, кире кайтара алмыйсың. “Дөреслектә Без аны (Коръәнне) Кадер төнендә иңдердек. Кадер төне мең айдан хәерлерәк. Ул төнне Аллаһның теләге илә барча әмерләр белән фәрештәләр һәм Рух (Жәбраил) иңә. Ул таң беленгәнче иминлектер.” (Кадер сүрәсе). Ибн Габбәс әйтә: “Кадер төнендә Аллаһ Коръәнне Ләүхүль-Мәхфүздән дөнья күгендәге Бәйтүль-Гыйззәгә берьюлы иңдерде. Соңыннан Коръән 23 ел дәверендә пәйгамбәребезгә с.г.в. кисәк-кисәк булып иңде”.

 

http://sarman-rt.ru/news/hlak/kader-tne-kaychan-bula

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев