Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?

Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди?

«Авырлы кыз башка иргә кияүгә чыкса, баласы туганчы якынлык кылырга хакы юк»

 Зина кылу — ир-ат белән хатын-кызның никах укытмаган килеш җенси мөнәсәбәтләргә керүе. 

- Әссәләмүгаләйкем, Илдар хәзрәт. Бүгенге көнкүрешебездә кыз авырга узгач никах укытучылар күп. Андый никах дөрес буламы? Бу никахта туган бала зинадан туган булып саналамы?

- Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес була. Ләкин никах укытыр алдыннан зина кылган егеткә дә, кызга да, бу гамәлләре өчен кичерүне сорап, тәүбә кыларга кирәк.

Бу урында никах укытканнан соң аларга җенси тормыш белән яшәргә ярыймы дигән сорау да килеп басар. Әгәр дә бу кызның ире шушы алдан зина кылган егете булса, никахтан соң җенси мөнәсәбәтләргә керү рөхсәт ителә. Әмма хатын-кыз авырлы килеш башка ир-атка да тормышка чыгарга мөмкин бит әле. Бу очракта хатын-кызның баласы туганнан соң гына ире белән якынлык кыларга хакы бар.

Ә бала, никах укытылгач туса да, зинадан туган бала булып санала. 

-Зинадан туган кешенең нинди гаебе бар? Никахсыз килеш яралган бала киләчәктә нинди газапларга дучар була? Аны төзәтү өчен нишләргә?

- Бу сорауны Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең хәләл җефете Гайшәгә дә бирделәр. Зинадан туган баланың гөнаһлары турында сорагач, ул: «Зинадан туган бала ата-анасының кылган гөнаһлары өчен җаваплы түгел», — дип әйтте. «Әнгам» сүрәсенең 164 аятендә дә: «Бер кеше дә икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел», — дип атап әйтелә. Димәк, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында әлеге баланың гаебе юк. Бала андый никахтан туса да, соңыннан изгелекләр кылып, дөрес итеп яшәсә, ул бернинди газапларга да дучар булмаячак. Әгәр дә инде ата-анасының гамәлләрен кабатласа, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булыр. Ләкин зина баласы булган өчен генә Аллаһы Тәгалә каршында аның дәрәҗәсе кимемәс.

- «Фәкыйрьлектән, баланы ашата алмабыз» дип куркып, аборт ясату яки ясатмау турында сорауны ничек хәл итәргә? 

-Бу мәсьәлә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында да бар иде. Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр кайбер гарәпләрнең дә, ачлыктан куркып, балаларын төшертүләре билгеле.

«Әнгам» сүрәсенең 151 аятендә Аллаһы Тәгаләбез: «Ач булудан яки үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез, чөнки аларны да, сезне дә без ризыкландырабыз», — дип әйтә. Безгә, бөтен кешелеккә ризык бирүче бер Аллаһы Тәгалә. Кешенең баласын туендыра алмам дип борчылып абортлар ясатуы зур гөнаһ булып санала, бу тыела. Чөнки кеше үзенең дә ризыгын тэмин итә алмый, аны бирүче Аллаһы Тәгалә. Без үзебез дә иртәгә нәрсә булачагын белмибез. Шуңа күрә туйдыра алмауны сәбәп итеп баланы төшертү зур хәрам булып санала.

Шушы ук аятьтә Аллаһы Тәгалә тыелган әйберләрне зекер итте. Алар арасында кеше үтерү бар. Ә кеше үтерүгә ана карынында булган сабыйны үтерү дә керә. Моның гөнаһы бик зур. Бу турыда Аллаһы Тәгаләбез «Ниса» сүрәсенең 93 аятендә: «Кем дә кем белә торып мөэминне үтерсә, аның җәзасы мәңгелек җәһәннәм, Аллаһы Тәгалә аңа ачуланды, ләгънәт кылды һәм зур газап әзерләде», — дип әйтә.

-Бала үз ризыгы белән туа дигән сүз дә шуннан чыккандыр. 

 - Һәрбер туган баланың тәкъдире, ашаячак ризыгы, бу фани дөньяда бәхетле яки бәхетсез булачагы Аллаһы Тәгаләбез тарафыннан алдан язып куелган була. Кеше, үзенең билгеләнгән ризыгын ашап бетермичә, мәңгелек тормышка күчмәс.

- Җенси якынлык кылу өчен генә вакытлыча никах укытып торган парлар турында ишеткән бар.

- Кыз да, егет тә никахның вакытлыча икәнлеген белгән очракта никах дөрес булып саналмый. Гали исемле сәхабә исеменнән мондый сүзләр риваять ителә. Ул әйтте: «Рәсүлебез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәллам вакытлыча никахтан тыйды», — диде. Кешеләр моның хөкемен белә торып та шулай эшләсәләр, дин буенча зина кылучы булып саналалар. 

Гаилә никахтан башлана һәм ул иң изге гамәлләрнең берсе булып тора. Никахның максаты — гаилә төзеп, мәңгелек тормышка күчкәнче бергә булу, матур итеп балалар үстерү, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләү. Шуңа күрә ир-ат белән хатын-кызның җенси ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен генә укытылган никахы дөрес булып саналмый, ул кабул булмый.

Белгән килеш андый никахны укыту тыела.

«Кеше чын күңелдән тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның зина гөнаһын ярлыкар»

-Зина кылган кеше ничек тәүбә китерә? Ул кичереләме? 

«Әл-Фуркан» сүрәсенең 70 аятендә Аллаһы Тәгаләбез зур гөнаһ кылганнарны зикер иткәннән соң һәм аларны җәһәннәмдә нәрсә көткәннәрен бәян иткәннән соң: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм алга таба изге гамәлләр кылса, андый кешеләрнең начарлыгын яхшылыкка алыштырырбыз», — диде. Аллаһы Тәгалә аларны ярлыкады һәм мәрхәмәтле булды. Димәк, кеше гөнаһын танып, дөрес итеп тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның зина гөнаһын да ярлыкар. 

- Тәүбә китерүнең тәртибен тәфсилләп аңлатсагыз иде: нинди сүзләр әйтергә, нинди догалар укырга? Тәүбә намазын ничә рәкагать, нинди сүрәләр белән укыйлар?

- Тәүбә итү өчен кеше иң беренче итеп бу начар гамәлне кылуыннан туктарга тиеш. Икенчедән, эшләгән эшләренә чын күңеленнән үкенергә тиеш. Өченчедән, бу эшне башка эшләмәячәкмен дип үз-үзенә һәм Аллаһ Тәгалә каршында сүз бирергә тиеш.

Була шундый кешеләр — гөнаһ кыла да, кешеләр алдында шуның белән горурланып, мактанып сөйләп йөри. Ә үзе мин хәзер тәүбә иттем инде, ди. Тәүбә — эшләнгән гөнаһың өчен ихластан үкенеп, аны бүтән кылмаска ниятләп катгый карар кылу ул. Чын күңелдән тәүбә иткән кешене «Әл-Фуркан» сүрәсендә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә гафу итәр. 

Тәүбә намазы — эшләнгән гөнаһлар өчен үкенеп, тәүбә итәр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Кеше яхшы итеп тәһәрәт алып, шушы намазны укый һәм Раббысына түбәнчелек күрсәтеп үзенең барлык гөнаһларын кичерү сорый. Аллаһы Тәгаләбез безгә карата мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне кайсы телдә итсәң дә кабул ителә. Әмма кеше ихластан Раббыбыздан гафу сорарга тиеш. Аллаһы Тәгалә безнең күңелебездә булганнарны белеп, сизеп тора, бер генә уеңны да аннан яшереп калып булмый. 

Тәүбә итүнең махсус догасы да бар. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам бер хәдисендә тәүбә итү догасының догаларның хуҗасы икәнлеген әйтте. Анда:

«Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт» яки «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми», — дип әйтелә.

 Намаз укыганнан соң шушы доганы ятлап, яки карап укыса дөрес булыр, иншәАллаһ. 

-Зиначылар тәүбә итмәгән очракта аларны үлгәч нинди җәза көтә? 

- «Әл- Бохари» җыентыгында шундый хәдис бар. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең төшендә ике фәрештә килә. Алар аны үзләре белән җәһәннәмдәге кешеләрнең ничек газапланганнарын күрсәтергә алып баралар. «Без анда күрдек бер казан. Аның авызы тар иде. Ә эченнән кешеләрнең бик каты, куркыта торган тавышлар белән кычкырганнары ишетелде. Шул казан эчендә ирләр һәм хатыннар, ә астында җәһәннәм уты яна иде. Әлеге кешеләр шул утта газапландылар. Кабат Аллаһы Тәгаләбез аларны терелтә һәм алар киредән шушы ук газапны күрәләр иде», — дип сөйләде Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам.

Ул фәрештәләрдән: «Болар кемнәр?» — дип сорады. «Бу — зина кылучылар. Алар шушы газапны үлгәннән соң Кыямәт көненә кадәр күрерләр», — дип җавап бирделәр алар. 

Шулай ук башка хәдистә мөмкинлекләре була торып та зина кылмыйча калган кешеләр мактала. «Кыямәт көнендә бик каты эссе булыр. Кешеләр, кайсы авызына, кайсы колагына кадәр, үз тирләренә батар. Бер урында да күләгә булмас. Әмма җиде төркем кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз күләгәсе белән каплар. Әлеге төркемнәрнең берсе зина кылмыйча калган ир-атлар һәм хатын-кызлар булыр», — дип әйтелә анда.

https://intertat.tatar/news/h-zr-t-zina-turynda-kyz-avyrga-uzgach-ukytkan-nikah-d-res-bulamy-5850393

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев