Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Өйдәге сихерләнгән әйберне тапмыйча, сихерне бетереп булмый

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә?

Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

-Нурулла хәзрәт, сихер, бозым, күз тию нәрсә белән аерыла?

- Коръәни Кәримдә «Фәләкъ» сүрәсендә кешегә зыян китерә торган өч әйбер турында әйтелә. Аларның беренчесе — караңгылыкның зыяны. Бу вакытта кешегә физик зыян килә. Мәсәлән, аны талыйлар, башына сугалар, кыйныйлар, үтерәләр. Бу — җинаятьләр. Сихер зыяны бар. Коръәни Кәримдә бу «тиеннәргә өрүче» дип әйтелгән. Сихерче турында шулай әйтелә. Өченче зыян — көнчелек, хөсетлек. Гомумән алганда, кешегә килә торган зыянны шушы өч төркемгә бүлеп карый алабыз. Әлбәттә, бу өч әйбердән саклану чарасы да төрле.

Беренчедән, без Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз. «Аллаһы Тәгаләм, бөтен начарлыктан сакласаң иде», — дип сорыйбыз. Шул ук вакытта, бу начарлыклар килгәндә, алардан дәвалану ысуллары да төрле. Таласалар, өшкертергә бармыйсың бит инде. Полициягә барып, гариза язасың.

Кеше иң әзер булмаганы — күренми торган зыян, сихер, бозым һәм башка төрле әйберләрдер, мөгаен. Сихер, бозым, күрәзәчелек, астрология, йолдызнамә — бөтенесе бер әйбер. Бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк, алар бөтенесе — кара, начар әйберләр.

-Күрәзәчеләрнең файдасы тия диләр бит…

-Бездә кайчакта буталчыклык башлана. Күрәзәченең файдасы тисә, кеше: «Аның нинди зыяны булырга мөмкин?» — дип уйлый. Ә күрәзәче, чыннан да, файда китерергә мөмкин: ул йә югалган әйбереңне таба, йә иреңне кайтарырга булыша, йә берәр суны бозып бирә дә, балаңны начар юлдан коткарырга ярдәм итә. Күп кешеләр сихерчеләргә барып, үзләренең проблемаларын хәл итә.

Ләкин сихерчеләр вакытлыча гына булыша. Аларның ярдәменең ахыры барыбер начар бетә. Кеше башта моны сизми, уйламый. Әле ахырда начарлык килгәч тә, үзен гаепле дип уйлый. Гаеп анда бар, әлбәттә. Ул сихерчегә барганы өчен гаепле. Әмма сихерче шушы кешегә бернинди файда да китерми.

Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм: «Кеше күрәзәчегә барса, аның 40 көн намазы кабул булмый. Әгәр ул аңа ышанса, бу кеше көфер, иманнан, диннән чыгып киткән була», — ди. Ә бит күп кеше барып кына кайтмый, ә ышанып кайта. Сораштырулар буенча, татар халкының 46 процентының сихерче, им-томчыга мөрәҗәгать иткәне бар. Хатын-кызлар күбрәк йөри.

-Күз тияргә дә мөмкин бит әле.

- Пәйгамбәребез: «Күз тию хак», — ди. Аның эшләү рәте болайрак: кемнеңдер берәр нәрсәсен күрәсең дә, сокланасың. Менә шушы күз тию була. Нишләп күз тия соң? Нишләп син бу әйбер белән сокланганнан соң, теге кешенең ул әйбере ватылырга, бозылырга мөмкин? Чөнки син ул матур әйберне, йә кешене күреп сокланасың, әмма шушы матурлыкны барлыкка китергән Аллаһы Тәгаләне искә төшермисең.

Шунлыктан Аллаһы Тәгалә син сокланган әйберне бозып, ватып куя. Мине онытып, бүтән сокланмасын дип. Без бит, мәсәлән, берәр галереяга картиналар карарга килгәч: «Кара әле, нинди матур», — дибез. Без аңларга тиеш: картина үзе матур түгел, ясаган кеше — даһи. Кирәк булса, ул аны тагын ясый ала. Менә монда да шулай. Әгәр дә матурлык, хозурлык күрәбез икән, «Сөбханалла, машалла!» — дияргә кирәк. Менә шулай иткәндә, күз тими.

-Күз тигәнне, йә берәрсе сихер ясаганын кайдан белергә була?

- Тормышта гадәти булмаган әйберләр була башлый. Мәсәлән, син авырыйсың, нәрсәдән авырганыңны таба алмыйлар, диагноз куя алмыйлар яки дәвалыйлар, әмма дәвалап бетерә алмыйлар. Йокың югалырга да мөмкин, тынычсызлык барлыкка килә, депрессиядән чыга алмыйсың.

Кайвакыт ир кеше яки хатын-кыз кайта да: «Мин гаиләдән китәм», — ди. Ә китәргә сәбәп юк. Нишләп китәсен үзе дә аңлата алмый. Менә бу очракта сихер, йә күз тигән булырга мөмкин.

Өшкерү кемнәргә булышмый?

-Догалар булышмаган очраклар бармы?

- Бар. Кайсы очракта булышмыймы? Кеше үзе ышанмаса. Әгәр дә кеше үзе ышанмый, аны өшкертергә өстерәп алып килгәннәр икән, булышмаска мөмкин. Чөнки монда өшкертелгән кешенең иманлы булуы, Аллага ышануы шарт.

Кайчакта мәчеткә киләләр дә, өшкерүне сорыйлар. Шунда мин: «Ярый, мин сине өшкерәм. Ләкин бер атнадан тагын киләсең бит син», — дим. Бу кеше: «Нишләп?» — дип сорый. Чөнки син яулык бәйләп йөрмисең, бер атнадан сиңа тагын күз тия. Син хәрам ашыйсың. Сиңа тагын шайтан керә, зыян килә. Син намаз укымыйсың, йоклар алдыннан дога укып ятмыйсың. Сине Аллаһы Тәгалә шайтаннан-нидән сакламый… Аннан миңа бәйле булып каласың. Атнага, айга бер тапкыр туктамый гел минем янга йөгереп килеп торасың.

-Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы?

- Күчә. Ләкин бу очракта сихер дә түгел, ә аның зыяны күчә. Бу зыян җиде буынга кадәр барырга мөмкин. Нәселдән-нәселгә бабаларыңның кылган бер гөнаһы, кеше рәнҗеше дә күчә ала. Зыяны балаларга да, балаларның балаларына да төшәргә мөмкин. Шуңа күрә сак булырга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/nurulla-h-zr-t-yd-ge-siherl-ng-n-yberne-tapmyycha-siherne-beterep-bulmyy-5837631

https://intertat.tatar/news/nurulla-h-zr-t-yd-ge-siherl-ng-n-yberne-tapmyycha-siherne-beterep-bulmyy-5837631

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев