Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Алсу бәбәй көтәме, әллә күлмәге шундыймы?

Алсу Фазлыева шәхси аккаунтында яңа күлмәген киеп төшкән фотолар урнаштырды. Җырчының яңа күлмәге «сорауларга күмелде».

Берәүләр күлмәген матур дисәләр, икенче берләре ошатмауларын белдерде. «Сәхнә өчен артык гади бу күлмәгегез», - дип язарга да кыенсынмадылар.

Өченчеләр исә «Алсу кыз алып кайтырга җыенасынмы, әллә бәлеш кенә ашадынмы, әллә күлмәк шундый», «Алсу, үзгәргәнең! Бәбәй көтәсезме әллә?» дигән комментарийларга күмделәр. 

Җырчылар, халык әйткәнчә, «күз өстендәге каш кебек» бит алар.  Тамашачы артистның чыгышы, кием, прическа, номерның куелышы кебек бөтен вак-төяккә кадәр игътибар итә шул. 

Икенче көнне фото алышынуга имеш-мимешләргә урын калмады. Инста дуслары бу сорауга кире әйләнеп кайтмады. Димәк, күлмәк кенә шундый булган...

 

Автор: Г.Ярмиева
http://sahne.ru/kheberler/8672.html

ФОТО: https://vk.com/alsuazatfazlyeva_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев