ГӨЛСИРИН АБДУЛЛИНА: «ЧЫН МӘХӘББӘТ ДУСЛЫКТАН БАШЛАНА»
Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясаганнан соң, интернет шау-гөр килеп алды. Икесе дә танылып килгән талантлы җырчы, икесе дә яшьләр, матурлар. Көнләшүчесе дә, сөенүчесе дә күп булгандыр. Без исә икесе өчен дә сөендек. Азат та, Гөлсирин дә – үзебезнекеләр, «Сөембикә»нең кунагы булып, «Хуҗабикә» рубрикасында катнашкан җырчылар. Бары тик бәхет кенә телибез аларга. Алай да Гөлсирингә шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашасы, мәхәббәтләре тарихы белән кызыксынасы иттек әле.
– Гөлсирин, безгә калса, бер күрүдән кабынган мәхәббәт түгел бугай бу? Без белгәндә, сез әле икегез ике ярда кебек идегез.
– Мин инде Ваһапов фестивалендә икенче елымны эшли идем, Рифат Әхмәтович егетләр алды. Әнә шулай дуслашып киттек. Ул вакытта Азатның – йөргән кызы, минем йөргән егетем бар иде. Ләкин мин үзем турында аларның берсенә дә сөйләмәдем.
Безне Азат белән «Гөлсирингә өч кияү» концерты якынайтты бугай. Хәтерләсәгез, ул концертта мин бер егетне дә сайламыйм. Ә сценарий буенча шундый сүзләр әйтәм: «Безне әле алда юллар көтә, әлегә үз тиң ярымны сайламыйм, мин әле барысын да сыныйм». Кем уйлаган бит тиң ярым шулар арасыннан булыр дип.
Дөресен генә әйткәндә, миңа Азат егет буларак беренче караштан гына ошамаган иде. Аннары аралаша башлагач, торганнан-торганга бер-беребезне ныграк ачтык һәм Азатны күбрәк белгән саен, аңа гашыйк була баруымны тойдым. Мәхәббәтнең күңелебезгә үтеп кергәнен үзебез дә белми калдык. Бу олы хис тынычлыкны ярата, чын мәхәббәт дуслыктан башлана.
– Азат сине нинди сыйфатлары белән үзенә каратты икән?
– Әйтәләр бит, кызлар тышкы кыяфәтенә карый дип, ә миңа кешенең эчке дөньясы матур булу кирәк. Мөгаен, иң беренче Азатның эчке дөньясын күргәнмендер. Кешеләргә карата хөрмәте белән дә сокландырырдай егет ул. Гастрольләрдә йөргәндә ярдәмчеллеге белән дә йөрәгемне җәлеп иткәндер. Азат зур йөрәкле мишәр егете. Гадел дә ул, сүзендә дә тора белә, ялганчы да түгел. Әнә шул яклары белән күңелемне биләде дә инде.
– Гөлсирин, гаилә тоткасы буган ир кеше нинди булырга тиеш синеңчә? Син идеаль гаилә моделен ничек күзаллыйсың?
– Ир кеше яратып кына түгел, хатынын хөрмәт итәргә дә тиештер. Бәхетнең нигезен бер-береңне хөрмәт итүдә күрәм. Минем өчен ир кешенең үз туганнарын гына түгел, синең якның туганнарын да ихтирам итүе, яратуы, туган итеп күрүе мөһим. Минемчә, Азат нәкъ менә шундый кеше.
Һәр кыз бала кечкенәдән үз гаиләсен кору, балалар үстерү турында хыяллана. Ишле, тату, матур гаиләдә үскән кыз буларак, минем дә андый хылларым бар иде, билгеле. Эштән соң сөенеп-сөенеп гаиләм янына кайтырга, матур пар булып яшәргә хыялланам. Минем күзаллавымча, идеаль гаилә әнә шундый булырга тиештер кебек.
– Гаиләнең бәхете күбесенчә хатын-кызның зирәклегеннән дә тора. Бәхетле булу өчен хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ди саныйсың?
– Гаилә зур бер учак. Шуның өчен үзеңдә булган тискәре якларны да, уңай якларны да уртага салып сөйләшеп, үзара килешеп яши белергә кирәктер дип уйлыйм. Кайчак хатын-кызга авызын йомып калу да кирәк. Безгә инде теләкләр тели башладылар. Кемдер киңәшләрен дә бирә. Без әле бу сукмакка яңа аяк басарга җыенабыз. Гаилә тәҗрибәбез дә юк. Алай да әти-әниләребез, тирә-юнебездәге мөхтәрәм кешеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәген икебез дә аңлый.
– Яңа гаиләгә, чит якларга килен булып төшү рәхәт кенә эш түгел? Син боларны үзең дә уйлыйсыңдыр.
– Уйламыйча! Әле кичә йола буенча Шыгырданга кайтып килдек. Чит якларга килен булып төшү, беренче тапкыр әти-әни дип эндәшүләр берәүгә дә җиңел генә бирелмәгәндер. Ләкин барысы да үзләрендә көч тапкан бит, мин дә табармын, яңа туганнарымны ярата алырмын дип уйлыйм.
Әнә шулай итеп, Чуашстанның Шыгырдан авылында Абитов гаиләсе килен төшерергә, ә Мамадыш районы Урта Кирмән авылы кыз озатырга әзерләнә. Бәхетле ак юл сезгә, Гөлсирин һәм Азат!
Лилия Гәрәева
чыганак:http://syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев