Винера Ганиева: «Мин бик бәхетле хатын булдым»
Уңыш артында ни ята? Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера ГАНИЕВАның гомер йомгагын сүткәндә, бу сорауга җавап табылды да кебек.
Эзләнү, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау, хыяллану, шул хыялларны тормышка ашыру икән уңышның сәбәпләре. Без танылган җырчының үткәне һәм бүгенгесе, эстрада хәлләре, табышлар һәм югалтулар турында да сөйләштек.
– Консерваторияне тәмамлап, Опера һәм балет театрына аяк баскан вакытларны искә төшерик әле. Ул вакытта яшь артистларга нинди таләпләр куела иде, хәзер нинди? Гомумән, бүген җырчыга катгый таләпләр куеламы?
– Консерваториянең бишенче курсында укыганда мине стажерлар труппасына кабул иттеләр. Ул 1982 ел иде. Опера классында театрның баш режиссеры Нияз Курамшевич Даутов укытты. Күрәсең, миндә сәләт, тавыш мөмкинлекләрен күргәндер, театрга чакырды.
Консерваторияне тәмамлаганда чыгарылыш курсы студентлары арасында вакансияләр ярминкәсе була. Анда төрле театрларның директорлары, дирижерлары, режиссерлары килә. Студентлар алар алдында үз осталыкларын күрсәтә. Әлеге чарада мин Россининың «Севильский церюльник» операсыннан Розина каватинасын башкардым. Чыгышым тәмамлангач, оркестр музыкантлары смычоклары пепитрга кагылып, соклануларын белдерделәр. Казан дәүләт Опера һәм балет театры дирижеры Владимир Васильев шул чыгыштан соң опера театрына чакырды. Һәм мин 1983 елдан театрның төп солисты булып кабул ителдем, хәзерге көнгә кадәр шунда эшлим. Театрның яшь җырчыларына тәҗрибәмне җиткерәм, гомумән, нәрсә беләм – шуның белән уртаклашам. Үзем дә кечкенә генә булса да партияләрне чыгып җырлыйм. Ул да зур шатлык хисләре бүләк итә. Сәхнә – миңа көч бирә торган урын ул. Киләсе елга сәхнәгә килүемә 40 ел була.
Ул вакытта нинди таләпләр дигәндә, нинди генә партия бирелсә дә, кечкенәме ул, зурмы – бертөрле җаваплылык белән карарга, өйрәнергә, хәрәкәттә булырга, эзләнергә, дәресләр алырга кирәк. Мин шулай эшләдем. Параллель рәвештә радиога да җырлар яздырырга йөрдем. Хәзерге дәрәҗә – шул хезмәтнең нәтиҗәсе. Актерлык һөнәре тынгысызлыкны ярата. Бер партияне өйрәнеп бетерү белән, икенчесенә алына идем, үземне үстерергә, хезмәт белән яшәргә тырыштым. Бу исә – үзеңне, тавышыңны тонуста тотарга кирәк дигән сүз. Төп рольне башкаручы авырып китә икән, көнендә шалтыратып, кич белән чыгыш ясарга кирәк була, дип чакырганнары да булды.
Миңа калса, җырчыга элек нинди таләпләр булган, хәзер дә шулай. Чын профессионал, тирән белемле булу кирәк. Тавыш кына җитми, актерлык сәләтен дә үстерергә кирәк.
– Сезнең тагын нинди максатыгыз чынга ашмады әле?
– Максатларым барысы да тормышка ашты, иҗатта барысы да барып чыкты. Укучыларым белән бик канәгать, күз тимәсен, барысы да сәхнәдә балкыйлар. Бу да бит бик зур бәхет. Шәкертләреңнең иҗади уңышлары – остаз өчен зур дәрәҗә дә, шатлык та.
Мин гаиләдә дә бик бәхетле булдым. Камилем белән 36 ел бергә яшәдек, мин иң бәхетле хатын идем. Ул мине иҗатымда үстерде, канатландырды, илһам бирде. Миң аңа бик рәхмәтле.
– Академия театры роль тәкъдим итсә, ризалашыр идегезме?
– Камал театрында җиде сезон «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнадым. Бу актерлык ягыннан зур тәҗрибә булды. Марсель Сәлимҗановка аның өчен бик зур рәхмәт. Ул «Риголетто»ны карарга килгән иде, спектакльдән соң сәхнә артына үтеп, Камал театрына чакырды. Күп кенә опера артистлары күбрәк җырлауны кайгырта. Сәхнәдә уйнамаска, хәрәкәтләрне чикләргә тырышалар. Ул табигый да, хәрәкәт вакытында дөрес итеп тын алып булмый. Бу исә җырлау сыйфатында чагылырга мөмкин. Мин исә сәхнәдә онытыла идем. Миңа хәрәкәтләнү дә, җырлау да кирәк иде. Сәхнәдә тиктормас җан булдым. Җыр һәм уйнау бер булырга тиеш. Шул вакытта гына тамашачыга синең образың барып җитә. Образлы фикер йөртү дип атала ул. Җыр сәнгатенә дә күчте бу сыйфат.
Тулысы белән "ВТ" укый аласыз.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев