Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Рөстәм Миңнеханов: Бөтен ил өчен зур кайгы, без җиде баланы югалттык

Террорчы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль каналлар каршында рәсми аңлатма белән чыгыш ясады. Ул Казанның 175нче гимназиясендәге теракт вакытында җиде укучының һәлак булуы хакында хәбәр итте.

«Бүген зур кайгы. Без җиде укучыны югалттык. VIII сыйныф укучылары — дүрт малай һәм өч кыз. Алар биредә, өченче катта һәлак булды. Уналты кеше — 12 бала һәм дүрт олы яшьтәге кешене госпитальгә озаттылар», — диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, террорчы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

ТР Президенты мәктәпкә дә, һәлак булган балаларның гаиләләренә дә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген искәртте.

«Бу — республикабыз һәм илебез өчен зур фаҗига. Моңа бик тә кайгырабыз», — дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X