Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

40 яшьтән соң саулыкка 6 адым

Кырыктан соң тормыш башлана гына. Ул актив, тагын да күңеллерәк үтсен өчен сәламәтлек турында кайгыртырга менә дигән вакыт.

Белгечләр ул яшьтән соң үзегезгә менә нинди файдалы бүләкләр ясарга киңәш итә.

Күп итеп йокларга

Йокы туйганчы йоклау мөһим. Төнге йокы бозылу – гормоннар эшчәнлеге, матдәләр алмашуы, депрессия башлану, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Салкынча һәм караңгы бүлмәдә кимендә сигез сәгать йоклау зарур. Бүлмәдә гаджет, телефоннар булырга тиеш түгел.

Су күп эчегез

Бу яшьтә метаболизм әкренәя, шуңа күрә аның эшчәнлеген нормальләштерү өчен су эчү мөһим. Моннан кала, су бөерләргә, тирегә һәм баш миенә дә кирәк. Һәр көнне 2 шәр литр су эчәргә авыр икән, сусыл җиләк-җимеш ясагыз.

Көчле физик күнегүләр

Әгәр атнага берничә тапкыр спорт белән шөгыльләнергә күнеккәнсез икән, бик шәп. Тик хәзер сезнең гәүдәгә икенчерәк йөкләмәләр кирәк. Чөнки мускул массасы күләме 35 яшьтән соң кимеп, сәлперәя башлый. Әлеге үзгәрешләрне бераз булса да туктатып тору өчен, атнага бер тапкыр көч сорый торган физик күнегүләр ясарга кирәк.

Күбрәк аксым кулланыгыз

Үсемлек кенә түгел, хайван аксымы да кирәк бу яшьтә. Ул метаболизмны яхшырту һәм мускуллар өчен файдалы. Бер киңәш: аксымны һәр ашаган саен аз-азлап кулланыгыз. Бер тапкыр гына түгел.

Күкрәгегезне кайгыртыгыз

Һәр сигезенче хатын-кыз күкрәгендә ямаш шеш белән очраша. Бу – статистика. 40 тан соң даими рәвештә маммограмма ясатып торырга кирәк. Нинди вакыт аралыгында тикшерелергә кирәклеген, сезгә генә хас булган күрстәкечләрдән чыгып, табиб әйтергә тиеш. Күкрәгегезгә игътибар итәргә өйрәнегез. Аларны үзегез дә капшап карарга күнегегез.

Йөрәк

Бу яшьтә йөрәк авырулары килеп чыгарга мөмкин. Статистика буенча, һәр өченче хатын-кыз йөрәк өянәгеннән вафат була. Тагын бер күңелсез хәбәр: нәкъ менә ханымнарда бу авыруга диагноз куярга авыр. Һәрвакыт йөрәккә УЗИ һәм кардиограмма ясатыгыз, кан басымын һәм анда шикәр дәрәҗәсен тикшереп торыгыз.

Тән тирегезгә игътибарлы булыгыз

Сүз картлыкка каршы көрәш хакында бармый. 40 яшьтән соң тәндәге бөтен миңнәрне игътибар белән карап торырга кирәк. Даими рәвештә дерматологка күренеп тору да комачау итмәс. Иң мөһиме: тәнне кояштан сакларга. Җәй көне генә түгел, елның башка фасылларында да.


Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/40-yashtn-so-saulykka-6-adym

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев