АЛМАГАЧЛАР УТЫРТЫР ВАКЫТ
Май ае бакчага яңа агачлар утыртыр өчен иң уңайлы вакыт.
Агач-куак сайлаганда бик җентекләп тамырын һәм кәүсә-ботакларын тикшерегез. Тамырлар тере булырга итеш. Тере тамыр тотып караганда юеш кебегрәк тоела, бик яхшы бөгелә, черегән өлешләре күренми.
Берьеллык алмагачның өске ягы, кагыйдә буларак, бер чыбыктан гына гыйбарәт. Буе метр ярым тирәсе, тамырлары көчле була. Берьеллык агачлар арзанрак тора. Ике еллык агач утырсаң, әйбәтрәк. Ләкин кайбер җимеш агачларының фәкать берьеллыгын гына саталар. Мәсәлән, груша. Аның инде тармакланып киткән ботаклары булса да, ул берьеллык кына була. Чөнки грушаны җирдә ике ел тотсаң, аның тамырлары шулкадәр җәелә һәм аны казып алуы бик кыенга туры килә.
Агачның өске ягында каерысы бөтен, черек кермәгән, ботаклары сындырып алынмаган булсын. Тагын бер әйбергә карагыз: ботаклар кәүсәнең бер генә ягында булмасын. Тырнак очы белән генә каерысын каезлап карагыз, аның астында яшел катлам булырга тиеш.
Җимеш куакларын сайлаганда тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Тамырын җентекләп карагыз. Гадәттә ул юан гына үзәк тамыр һәм чуктамырлардан торган шактый гына зур «мунчала»дан гыйбарәт. Куакларның өске ягын кыскартып кискән булалар.
Әгәр дә рөхсәт итсәләр, секатор белән берәр ботак очын кисеп, үзагачын карагыз. Ул кара төстә булса, начар, димәк, үзагачны кимерүче корткыч белән зарарланган. Бигрәк тә жимолость, карлыган, крыжовникта була ул. Карлыганның бөреләрен дә тикшерегез, шар кебек кабарып торса, андыйны алмагыз, бу – бөре талпаны бар дигән сүз.
Тагын бер мөһим әйбер: иртә язда сатып алганда, агачларда яфраклар бумаска тиеш. Бөреләр дә ачыла башламаган булсын. Агачны дөрес шартларда сакламаганда гына була ул.
Утыртабыз
Зур гына чокыр казыйбыз да, бер чиләк су салып, туфрак белән катнаштырабыз. Куакны шушы «боламыкка» утыртабыз.
Агачларны утыртканда, чокырны тамырларга карап казыйбыз. Тамырлар чокыр төбендә иркен ятарга тиеш. Чокыр төбенә 1 кг керамзит (дренаж өчен), 100 грамм көл, ярты уч ашлама салып калдырабыз. Барысын бергә бутыйбыз, чокырга бер чиләк су салабыз.
Алмагачны утыртканда, тамыр муентыгы (тамырның кәүсәгә тоташып киткән җире) җир белән тигез булып калсын. Аз гына түбәндәрәк булса да артык зыян булмас үзе, ләкин тигез булса яхшырак.
Привика урыны (ул урында кәүсә аз гына бөкрәебрәк тора) җирдән 3-4 см өстәрәк булсын.
Тамыр муентыгы туфракка күмелсә, ул чери башлый. Кайбер бакчачылар хата ясый: алар агачны утыркач, балчыкны кырыйга этеп, бу урынны ача. Туфрак өслеге тигез булмагач, бу «коега» су тула. Ул да агачны черетә. Әгәр дә инде агач тирәнрәк утыртылса, туфракны кәүсә тирәсеннән тигезләп алырга кирәк.
Алмагач һәм грушаларны утырту өчен урын сайлаганда, агачның һәр ягыннан 2,5 метр буш ара булырга тиеш.
Чияләрнең арасын 3 метр, карлыганны 1,5 метр саен утырталар. Кура җиләгенә 1 метр да җитә.
Карлыганны төньякка авышрак итеп утыртып, бөтен ботакларын да кыскартып кисәләр (астан 2-3 бөре калса, җитә).
Агач-куакларның киселгән урыннарын бакча сумаласы белән сыларга онытмагыз.
Бу бик мөһим:
агачларны утыртасы чокырга черемәгән тирес салмаска! Ул тамырларны яндыра.
Агач-куакларны утырканда, тамырларны җайлап куегыз һәм туфракны катлап-катлап кына салып, тыгызлый барыгыз. Тамырлар арасында бушлыклар калдырырга ярамый.
Агачны ике кеше утыртса яхшы. Ул туп-туры итеп утыртылырга тиеш, моны берәү тотып торганда эшләве җайлырак.
Утырткач, агач төбенә – бер чиләк, куакларга ярты чиләк су сибелә.
фото: https://pixabay.com
чыганак:http://syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев