Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бакчачылар май бәйрәмнәрендә нәрсәләр эшлисез?

Бакчадагы җирне язгы утырту эшләренә ничек әзерләргә, майның беренче көннәрендә бакчада нәрсә чәчәргә һәм бакча үсемлекләрен ничек тукландырырга мөмкин? «Россельхозцентр» ның республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина шул турыда сөйли.

Яңа сезонны дача өмәсеннән башлау яхшы.. Узган елгы үләнне тырма белән чистартыгыз. Газоннарда  бушлыклар барлыкка килгән икән, аларны комлы җир белән күмегез яки газонның бөтен өслеген вак ком сибегез һәм тигезләгез. Бу газон үләннәр өчен бик файдалы. Ә  газонның буш калган урынына яңа орлык чәчәргә кирәк.
Әгәр туфрак кипкән булса,  булачак түтәлләр һәм клумбалар урынын көпшәкләндерергә кирәк,  5-10 сантиметр тирәнлеккә йомшартырту-җирне язгы чәчү эшләренә әзерләү өчен яхшы ысул.

Майның беренче көннәрендә, туфрак әзер булса, кишер, чөгендер, редис чәчәргә була. Ә көздән  теплицада редис чәчкән кешеләр инде беренче майда ук уңыш җыярга мөмкин. Башка культуралар орлыкларына килгәндә, аларны соңрак, туфрак 10 градуска кадәр җылынгач чәчәргә кирәк.
Май башында суган утырту белән шөгыльләнәләр. 
Кишер чәчүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны алдан чәчүгә әзерләргә кирәк. Менә бер алым: утыртканчы бер-ике атна кала кишер орлыгын капчыкка салырга һәм аны бакча көрәге тирәнлегенә күмәргә кирәк.  Янә казып алганда  орлыклар чәчүгә әзер булачак, тишелеп чыгарга өлгергән орлыкларны түтәлгә дә утыртырга мөмкин.  Бу агротехник  ысул  кишернең тамырларын зарарлый торган кишер чебене кебек афәттән котылырга ярдәм итәчәк. Болай эшләгәндә  бөҗәк активлашкан вакытка үсемлекләр инде нык булачак,  личинкалар да зыян сала алмаячак.

Май ялларында томат һәм борыч үсентеләрен дачага алып чыгарга, тик күчереп утырмаска, ә парник һәм теплицаларга куярга була. Бу-чыныгу, урам температурасына күнегү. Бу вакытта теплицага кыяр үсентеләрен генә утыртырга  ярый. Калган үсентеләрне туфрак 10-12 градуска кадәр җылынгач кына утыртырга  мөмкин.

Республика бакчачыларына  ярдәм йөзеннән «Россельхозцентр»  филиалында консультация пункты эшли, анда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин.

Филиалның консультация пунктларында яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыкларын, җиләк-җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары (алма, груша,  чия, карлыган һәм кура җиләге) үсентеләрен, орлык бәрәңгесен, шулай ук үсемлекләрне саклау чараларын, минераль һәм биологик ашламалар, бакча өчен кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев