Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чия нәрсәдән файдалы һәм зыянлы?

Приступ китереп чыгарырга мөмкин

Табиб-терапевт Инна Михайлова төче чиянең (черешня) кеше организмына файдасы турында сөйләде, ләкин җиләк белән артык мавыкмаска киңәш итте.

Төче чиядә калий күп, ул матдәләр алмашы процесслары өчен мөһим. Шулай ук тимер бар, ул анемияне җиңәргә ярдәм итә.
Чия бәвел-җенес системасы авыруларын профилактикалау өчен файдалы. Җиләк токсиннарны бәвел-җенес каналларыннан чыгарырга ярдәм итә. Моннан тыш, төче чия ашкайнатуга уңай тәэсир итә һәм эчне йомшарту эффектына ия, организмда рак күзәнәкләре барлыкка килүне тоткарлый.

Шулай ук төче чиядә көчле ютәлне дәваларга, астма симптомнарын бастырырга һәм сулыш алуны иркенәйтүче В витамины күп.

Шул ук вакытта төче чияне артык куллану диабетиклар өчен куркыныч — приступ китереп чыгарырга мөмкин. Ашказан-эчәк тракты авыру кешеләргә җиләкне чама белеп кулланырга кирәк, чөнки чиядә кислота күп.

Сәламәт кешегә төче чияне көненә 300 граммнан да артык ашарга киңәш ителми.

http://agryz-rt.ru/news/ashsu-ostalary/chiya-nrsdn-faydaly-m-zyyanly

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X