Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Иң начар кер юу порошогы ачыкланды

“Росконтроль” кер юу порошокларын тикшергән.

“Росконтроль” белгечләре кер юу порошокларының сәламәтлек өчен никадәр зыянлы булуын һәм аларның ничек юуын белү өчен тикшерү үткәргән. Тикшерүгә “Миф”, Tide, Sorti, BiMax, Clean OK / “Наша семья”, “Биолан” һәм балалар киемнәре өчен АOS / “Я родился” порошоклары алынган.

Sorti порошогы иң югары баллга лаек булган. Күрсәткечләр буенча, ул стандартка туры килә. Күпчелек порошоклар контроль таләпләренә туры килсә дә, өч тапкыр чайкаганнан соң да аларда ПАВлар калуы ачыкланган. Шуңа да белгечләр керне өстәмә чайкатырга киңәш итә.

Балалар киемнәре өчен АOS / “Я родился” порошогы исә “кара” исемлеккә эләккән. Ул токсиннар күрсәткече буенча хәвефсезлек таләпләренә туры килми.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев