Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Июнь аенда нинди дару үләннәрен җыярга?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Июнь аенда нинди дару үләннәрен җыялар?

Тигәнәк. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.  

Сукыр кычыткан (пустырник). Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар, аның өске өлешен генә өзегез.  

Зәңгәр күкчәчәк (василек синий). Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.  

Юкә чәчәге. Салкын тию, гастрит, ашказаны чирләре белән көрәшкәндә файдалы. Иммунитетны күтәрә, кандагы алама холестеринны төшерә. Чәчәк аткан вакытында- өлгергәч кенә җыярга кирәк.  

Сары мәтрүшкә. Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.  

Миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная). Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.  

Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой). Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.  

Канлы үлән (чистотел). Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.    

Алтынбаш (золототысячник малый). Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.  

Әрекмән. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк. 

Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Яфраклары кулланыла.  

Нарат күркәсе. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.  

"Матбугат.ру" сайтыннан

Фотолар: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев