Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кактус чәчәк атамы?

Күпләр кактус бик сирәк чәчәк ата дип уйлый. Тиешле тәрбия булганда, ул ел саен матур чәчәкләре белән сөендерә ала.


1. Кактус гел үсеш стадиясендә булырга тиеш. Әгәр ул күптән үсүдән туктаган икән, аның чәчәк атуын да көтәргә кирәкми.


2. Хәлсезләнгән, тиешле тәрбия күрмәгән, берничә ел күчереп утыртылмаган, җәен тиешенчә су сибелмәгән кактус чәчәк ата алмый. Артык туклыклы туфракта да шул ук хәл күзәтеләчәк. Кактуска органик ашлама зыянлы. Аны фосфорлы-калийлы ашлама белән генә тукландырырга кирәк.


3. Кышын кактус коры һәм салкынчарак урында торырга тиеш. Чәчәк бөреләре кышкы ял вакытында формалаша.


4. Җәен кактуска саф һава, көндезге һәм төнге температура үзгәрешләре файдалы. Шуңа җәен аны бакчага алып чыгудан курыкмагыз. Төннәр суыта башлаганда да өйгә алып керергә ашыкмагыз - бу гөлне чыныктыра, кышка әзерли.


5. Язын кактус кояшка акрынлап ияләшергә тиеш. Алга таба аңа туры кояш нурлары да куркыныч түгел. Әмма аны боргаламагыз. Кәкрәеп үскән кактусны кышын һәм яз алдыннан 180 °Ска борырга мөмкин. Чәчәк атарга җыенган кактусны күчерергә ярамый - ул бөреләрен коячак.

 

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/kaktus-chchk-atamyi

 

ФОТО: go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=811600&q=кактус&frm=web#urlhash=3515865805455471797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев