Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кәбестә ник ярыла?

Сезне дә бу сорау борчыймы? Алайса, бу киңәшләр сезнең өчен.

Кәбестә ярылуның берничә төп сәбәбе бар. Аны хәтта тәҗрибәле бакчачыларның да кайберләре белеп бетерми. 
Беренчесе – суны дөрес сипмәү. Атна буена бакчагызга бармыйча, килгәч, күп итеп су сибәсез икән, кәбестә ярылачак. Чөнки суны йотып, эчке яфраклары тизрәк үсәчәк, ә тыштагы яфраклар алардан калыша. Бу хәлне булдырмас өчен, суны кәбестәгә даими сибәргә кирәк. Яисә инде аны дымлырак җиргә утыртырга, төпләрен мүлчәләп, дымны саклау чарасын күрергә, тамчылы сугару системасын кулланырга мөмкин. 
Шунысы мөһим: иртә өлгерешле кәбестәләрне июнь аенда, ә соң өлгерешлеләрен август аенда  мул итеп сугаралар. 

Икенче сәбәп – тотрыксыз һава торышы. Әле коры, әле явымлы һава торышы кәбестә өчен зарарлы. Яңгырның яву-яумавы бездән генә тормый, билгеле. Шулай да кәбестәләр өлгерә башлагач, көннәр артык явымлыга китә икән, үсемлекләрнең өстенә пленка каплап, артык дымнан сакларга кирәк. Бу аңа алга ярылмыйча үсәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Тагын бер сәбәп – кәбестәне үз вакытында алмау. Иртә өлгерешле кәбестәләрне кабында күрсәтелгән вакыттан озагракка калдырсагыз, аларның ярылганына аптырыйсы түгел. Иртә өлгерешле кәбестәнең үсү вакыты чикле. Вакытында алмыйсыз икән, ул үсүдән туктый, ләкин тамырлары яфракларга суны кууын дәвам итә. Шуның нәтиҗәсендә кәбестә ярыла. 

Орлыгын чәчкән вакытта өлгерү срогына да игътибар итегез. Тиз өлгерешле кәбестәләр бер-ике айдан әзер була. 

Кәбестә ярылган икән, аны инде озак саклап булмый. Алып, салатлар ясарга, ашка кушарга яки кышка банкаларга ябып куярга туры киләчәк. 

Көз көне кәбестә температура уйнаганнан да ярыла. Берара суык торып, көннәр җылытып җибәрә икән, эчке яфраклар кабаттан үсә башлап, кәбестәне яра. 

Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында кәбестәләрне җыеп ала алмыйсыз икән, менә бу ысулны кулланып карагыз. Үткен көрәк белән кәбестәнең тамырларын бер яктан чабып өзәргә кирәк. Тамырлар өзелгәч, дым килү кими. 
Яисә менә бу ысул: ике екллап тотып, кәбестәне бераз күтәрергә һәм боргаларга кирәк. Бу да тамырларның өзелүенә китерә. 

http://www.syuyumbike.ru/news/bakcha/kbest-nik-yaryla

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев