Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кемгә эссе мунча керергә ярамый?

Эссе мунчада рәхәтләнеп чабынырга күпләр ярата. Тик табиблар кайбер авырулар булган очракта эссе мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.

Югары температуралы мунча гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләре вакытында тыела.

Гипертония, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, гепатит, анемия һәм эпилепсия белән интегүче кешеләргә мунчага барырга ярамый.

Тире авырулары кискенләшкәндә мунча керүдән тыелып тору киңәш ителә.

Шулай ук исерек килеш мунчага бару куркыныч. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, югары температура тәэсирендә дә шундый ук эффект күзәтелә.

Мондый очракта кан тамырлары ярылырга мөмкин. Бу бигрәк тә атеросклероз, варикоз яки гипертония кебек авырулар белән җәфаланучы кешеләр өчен куркыныч. Әгәр баш миендә кан тамыры зыян күрә икән, ул чакта мунчага бару инсульт белән тәмамланырга мөмкин, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-05-23/kemg-esse-muncha-kererg-yaramyy-2813824

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кемгә эссе мунча керергә ярамый?