Кредитка алган товар яраксыз булса, акчаны ничек кайтарырга?
– Кредитка алган товар яраксыз булса, акчаны ничек кайтарырга һәм банк белән исәп-хисапны ничек итеп ясарга? Мин үзем шундый хәлгә тарыдым. Айсылу.
– Товарны кибеткә кире кайтарганда сатучыдан сату-сатып алу килешүен юкка чыгаруны раслаучы документ таләп итәргә кирәк. Әгәр дә товар кредит акчалары белән түләнгән булса, ул вакытта сатучы акчаны банкка кире кайтарып бирергә тиеш. Әгәр дә сатып алучы акчаның бер өлешен үзе, икенче өлешен банк исәбенә түләгән булса, сатучы һәркайсына үз өлешен кайтара. Акча алу өчен сатып алучыга банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банктан кулланучыга «финанс дәгъвасы юк» дип язылган банк кредиты килешүен өзү турында килешү таләп итү киңәш ителә. Законның 24нче маддәсе нигезендә кредитка сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучының, әгәр дә ул килешү шартларында каралган булса, товарга түләнгән акчасы һәм кредитка биргән суммасы каплана. Түләнгән процентларны банк кире кайтарырга тиеш түгел. Шулай да аны алып булмыймы соң? «Кулланучылар хокукын яклау» законы, сатып алучыга сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны сатучыдан каплатуны таләп итү мөмкинлеген бирә. Болары судья карамагына калдырыла. Шуны да онытмаска кирәк: банк белән килешү ахырына кадәр өзелгәнче, товарны кибеткә кире кайтару процедурасы башланган булуга карамастан, түләүләрне даими кертеп торырга кирәк. Кредит килешүләрендә түләү срогын бозган өчен неустойка каралган һәм кулланучының бурычы геометрик прогрессиядә үсәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, банк сатып алучыга бик аз сумманы кайтарып бирергә мөмкин һәм бу закон бозу булып саналмаячак.
чыганак:http://yashel-uzan.ru
фото:yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев