Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ЙӨЗЕМ ТЫНЫЧЛАНДЫРА

Йөзем — витаминнар хәзинәсе.

Нерв системасы какшаганда, йөзем җимеше төнәтмәсе ярдәм итә ала. 
100 г йөземне 200 мл кайнар суга салып, 10 минут кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан йөзем төнәтмәсе эчәргә.
“Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз”. (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19 аять). 
Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25%ын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша. 
Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә. 
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә. 


Чыганак: http://vk.com/salamtlek

ФОТО: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев