Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Табиб бүлмәне кондиционердан башка гына суыту серләре белән уртаклашты

Эссе көндә бүлмәне кондиционердан башка салкын су һәм боз салынган ләгән ярдәмендә суытырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән хәбәр итә.

«Әгәр кондиционер юк икән, вентиляторны кабызырга мөмкин. Инде ул да булмаса, җилләтү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачарга, бу вакытта бүлмәдән чыгып торырга кирәк. Тәрәзә төбенә салкын су һәм боз салынган ләгән куярга һәм җылынгач, аны алыштырырга мөмкин», – диде Тяжельников.

Табиб билгеләп үткәнчә, әгәр кеше салкын душ кабул итү мөмкинлеге булмаган офиста утыра һәм бүлмәдә эссе икән, беренчедән, махсус режим сакларга – аз-азлап һәм даими рәвештә салкынча су эчәргә кирәк.

«Икенчедән, эссе көндә мөмкин булганча җиңел, киң кием кию зарур. Өченчедән, битне вакыт-вакыт салкын су белән чайкарга мөмкин. Шулай ук култык астын, күкрәк тирәсен салкын суда чылатылган сөлге белән ышкырга, юеш чүпрәкне баш артына, маңгайга куярга була», – дип өстәде табиб.

http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tabib-blmne-konditsionerdan-bashka-gyna-suytu-serlre-beln-urtaklashty

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев