Үкчә тиресен йомшарту ысуллары
Һәрвакыт ясап торырга.
1 табак суга 1-2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10-15 минутка тыгып торыгыз.
5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20-30 минут тотыгыз.
Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз.
Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп болгатыгыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез.
Фото: https://ru.freepik.com/ сайтыннан
http://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/ukca-tiresen-iomsartu-ysullary
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев