Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?

«Россельхозцентр»ның Татарстан республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы  иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.

 

Шулай итеп, бакчачыларга белгеч киңәшләре файдалы булыр дип өметләнәбез. Август аенда бакчасыларның эше тыгыз кала бирә: уңыш җыярга, яшелчә культураларын кабат утыртырга, туфракны савыктырырга, чүп үләннәренә, көндезге һәм төнге күбәләкләргә каршы көрәшергә, түтәлләргә су сибәргә кирәк.

Август аенда алма, груша, алыча, сырганак һәм соңгы чия сортлары өлгерә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә. Әйдәгез, алмаларга һәм грушам кызарып, җитешеп бетәргә мөмкинлек бирик. Яшелчә, җмешләрне коры көнне җыярга кирәк. Черегәннәрен, имгәнгәннәрен аерып алырга кирәк.  Кыяр һәм помидорны 2-3 көн саен җыеп торыгыз. Иртә өлгергән бәрәңгене казып алгач, аны кояшта киптерергә онытмагыз. 

Августның беренче декадасында яшелчә, яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи кәбестәсе, татлы борыч, фасольләр җитешә.. Гадәттә, кабаклар 20-25 см озынлыкка җиткәндә, баклажаннар карала башлагач, түтәлләрдән җыеп алырга кирәк. Моның белән соңга калсаң, яшелчә күгәрә һәм ачы җимешкә әверелә.

Быел уңышны җыеп алу өчен августта редис, яшел тәмләткечләр, шалкан, борчак, пекин кәбестәсен нәкъ менә августта утыртырга мөмкин. 

Август-туфракны савыктырыру вакыты.

Август аенда туфракны савыктыру буенча чаралар үткәрергә кирәк. Моның өчен сидераль культуралар: горчица, арыш, люцерна һ.б. чәчү зарур. Бу бигрәк тә балчык туфрак өчен файдалы булачак. Комлы туфракка килгәндә, сидератлар, киресенчә, аны тамыр системасы белән ныгытачак. Туфракны юудан һәм йомшартудан саклауны үсемлекләрнең яфраклары һәм сабаклары тәэмин итәчәк, алар исә җирне яру һәм киптерүгә юл куймаячак. Сидераль үсемлекләрнең яшәү вакыты ахырына якынлашуга, алар аксым, азот, крахмал һәм башка файдалы матдәләр алмашына.

Җиләк-җимеш агачларын тукландырырга вакыт

Бакчада бу вакытта (август аенда) җиләк-җимеш агачлары киләсе ел уңышына нигез салалар. Аларны фосфор һәм калий белән тукландырырга иң вакыт.

Август азагы-сентябрь башында куаклар һәм агачлар: җиләк җиләге, сирень, можжжевельник, чия, кызыл карлыган, Шелковица утыртырга мөмкин.

Август-җиләк утырту өчен иң яхшы ай

Яшь мыеклар бу вакытка формалашып өлгерә инде, аларны әзерләнгән түтәлләргә утырту җиңел. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Сайланган урынга  компост һәм торф кертә. Барысын да яхшылап тигезләргә һәм дөрес итеп су сибәргә. Җиде көннән соң утыртуга керешергә мөмкин. Бу вакытка органик ашламалар җирне барлык кирәкле элементлар белән туендырачак. Розеткаларны көрәк белән сак казып алалар. Һәр ай саен бер розетка гына утыртыла, чөнки куаклар үсеш өчен урын җитәргә тиеш.

Август аенда нинди культураларга су сибү кирәк?

Август аенда, корылык булмаса, барлык яшелчә культураларына, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендердән һ.б. соң урып-җыю вакытыннан тыш, су сибү тәмамлана. Бигрәк тә кишер түтәлләрендәге туфракның дымлылыгын игътибар белән күзәтергә кирәк. Дым җитмәү һәм даими булмаган су сибү вакытында, тамыразык ярылып, формасы бозылачак.

Агачларга су сибү акрынлап кими, әмма  һава торышы эссе һәм коры торса, су сибүне дәвам итәргә мөмкин. Җиләк-җимеш куаклары дымга мохтаҗ, чөнки аларда киләсе ел уңышы өчен чәчәк бөреләре формалаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X