Зыянсыз майонезны өйдә әзерләү
Балалар өчен аерым.
Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдиире, табиб-диетолог Лиана Мансур кызы Хәлимова майонезны өйдә әзерләргә киңәш итә
Кирәкле ризыклар:
8 бүдәнә (перепелка) йомыркасы, ярты чәй калагы дижон горчицасы, 250 мл рафинадланмаган зәйтүн мае, 1 аш кашыгы шәраб серкәсе, 1 аш кашыгы лимон согы, бераз тоз.
Эш барышы:
Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Сарыларны горчица һәм серкәнең яртысын блендер белән болгатабыз. Болгатудан туктатмый зәйтүн мае, серкәнең калган өлешен өстибез. Куерганчы болгатабыз. Майонез әзер, суыткычта ике тәүлек сакларга була.
Балалар өчен майонез
Кирәкле ризыклар:
200 г табигый йогурт, 1 чәй калагы лимон согы, 4 пешкән йомырка сарысы
Эш барышы:
Барлык ингридиентларны куерганчы блендер белән болгатырга. Мондый майонезны балаларга бер яшьтән бирергә мөмкин.
http://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/zyiansyz-maionezny-oida-azerlau
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев