Бәйрәм көнендә якташыбыз Кәримә әби Бәдретдиновага Җиңүгә 80 ел юбилей медале тапшырдылар
Яз бәйрәмендә аны хөрмәтләделәр.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова якташыбыз Бәдретдинова Кәримә Хәлфетдин кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медален тапшырды.
Кәримә әбигә – 93 яшь. Ул 1931 елның 1 августында районыбызның Түбән Чыршылы авылында Закирә һәм Хәлфетдин гаиләсендә туа.
Әтисе сугышка киткәндә, гаиләдә дүрт кыз кала, иң олысына ун яшь була. Кәримәгә кечкенәдән үк сугыш елларының авырлыгын күрергә туры килә: олылар белән ындыр табагында эшләү, ачлык, ятимлек, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итү. Бертуганнарын да карашкан.
Сугыш вакытында колхозда авылдашлары белән бергә эшли. 1953 елда якташы Таһир белән гаилә коралар. Авылда зур янгыннан соң, яңа урында нигез салырга һәм йорт салырга туры килә. 40 елга якын бергә гомер итәләр, 8 бала үстереп, тәрбиялиләр.
Кәримә Хәлфетдин кызы 16 елдан артык хат ташучы булып эшли.
8 баласы да тормышта үз урыннарын тапкан. 8 баласы (6 кызы һәм 2 улы), 6 кияве, 2 килене, 16 оныгы һәм 24 оныкчыгының игътибарын тоеп яши Кәримә әби. Ул һәр яңа көнен шөкер итеп каршылый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев