Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

10 ай эчендә 18 лениногорскилы ВИЧ-инфекция белән исәпкә алынган

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

 

ВИЧ-инфекция Лениногорск шәһәре һәм районы өчен мөһим проблемаларның берсе.

Шушы елның 10 ае эчендә, ягъни гыйнвардан октябрьгә кадәр ВИЧ-инфекцияле 18 кеше исәпкә алынды.

Лениногорскида ВИЧ-инфекциялеләрне теркәү эше  1987 елдан бирле алып барыла. Шул елдан 1 ноябрьгә кадәр булган мәгълүмат буенча Лениногорскида 1 мең 124 кеше ВИЧ-инфекцияле булып исәпләнә. Шуларның 399ы – эшләүче халык, 680е – эшләмәүче, 26 – пенсионер, 17 яшькә кадәрле балалар – 18әү, бер студент. Барлык теркәлгән 1 мең 124 кешенең 688е – ир-атлар, 436сы – хатын-кызлар.

ВИЧ-инфекциялеләрнең яше буенча карасак, 20-29 яшь арасындагы 461 кеше туры килә, 30-39 яшьлекләр арасында 347 кеше, 40-49 яшьлекләр арасында 171 кеше.

Кызганыч, ВИЧ-инфекцияле 1 мең 124 кешенең 440ы якты дөньядан киткән. Быел 10 ай эчендә исәпкә алынганнар  арасында шулай ук бер кеше – хатын-кыз үлгән.  

Наркоманнар арасында профилактик эш аерым юнәлеш булып тора. Наркомания күләменең кимүе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау системасына керә. Әлеге төркемдә наркотиклардан тулысынча котылсаң гына, ВИЧ-инфекцияне читләтеп узарга мөмкин. Кешеләрнең табигый кабул итүчәнлеге югары. Яшьләргә караганда, 35 яшьтән узган кешеләр СПИД белән ике тапкыр тизрәк чирли.

ВИЧ-инфекция эпидемиясен булдырмау өчен бердәнбер нәтиҗәле ысул – аңлы булу һәм дөрес гамәлләр кылу.  Инфекция күчү юллары турында белү, сәламәтлеккә җаваплы караш һәм ВИЧ өчен регуляр тест узарга кирәк. 

ВИЧ-инфекция диагнозын вакытында билгеләү кирәкле дәвалауны башларга һәм ВИЧ инфекциясенең тискәре нәтиҗәләрен киметүгә чаралар күрергә мөмкинлек бирә. ВИЧка анализны Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә тапшырырга мөмкин.

 

Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев