11нче гимназиядә Әлифба бәйрәме үтте (фотолар)
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә укучы 1"А" сыйныфы Әлифба китабы белән саубуллашты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Беренче "А"лар укытучылары Фәнзия Әбүләизова белән әлеге фәнне уку дәверендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Алар татар телендә матур итеп шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар, соңыннан биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәмгә "Әлифба" да килгән, ул сораулар биреп, укучыларның...
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә укучы 1"А" сыйныфы Әлифба китабы белән саубуллашты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде.
Беренче "А"лар укытучылары Фәнзия Әбүләизова белән әлеге фәнне уку дәверендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Алар татар телендә матур итеп шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар, соңыннан биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәмгә "Әлифба" да килгән, ул сораулар биреп, укучыларның белемнәрен сынады.
Төрле өлкәдә уңышка ирешкән укучыларга гимназия директоры Флера Хәйбрахманова медальләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев