Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2 ноябрь- 8 ноябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу вакыт аралыгында яраткан кешегезгә игътибар һәм көчегез җитмәскә мөмкин. Нәтиҗәдә аның канәгатьсезлек белдерүе ихтимал. Ялгыз кучкарларны киләчәк язмыш өчен мөһим очрашулар көтмәсә дә, якын тирәдәге кешеләргә игътибар итү артык булмас. Бу арада никах төзү өчен кулай түгел.


Үгезбозау
Бу вакыт аралыгында төшенкелеккә бирелү бер дә файдага булмас, киресенчә, хәлне катлауландырачак кына. Эмоциональ халәтегезне көйләгез. Югыйсә, энергиягезне бушка сарыф итәчәксез. Теләсә кайсы ситуациядән уңай моментларны табарга өйрәнегез, шул чакта тормыш сезгә якты ягын күрсәтәчәк.


Игезәкләр
Бер караштан гашыйк була алуга ышанмый идегезме? Нәкъ менә хәзер сезнең белән булырга мөмкин ул. Көчле эмоцияләр, хисләр дулкыны әйләндереп алуы ихтимал. Никахлы игезәкләргә исә күбрәк вакытны гаиләсе белән үткәрергә киңәш ителә. Бу арадагы мөнәсәбәтләрне тагы да ныгытырга ярдәм итәчәк.


Кысла
Бу атнада сез тирә-яктагы кешеләргә югары профессиональлек үрнәге күрсәтәчәксез. Бу атна аеруча да иҗади өлкәдә эшләүчеләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңышлы булачак. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр бик яхшы, конструктив булачак. Күмәк эш сезне берләштерәчәк.


Арыслан
Бу атнада ашыгып бернәрсә дә эшләргә тырышмагыз. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә яңа эш башларга киңәш ителми. Ә менә чәршәмбедән башлап актив рәвештә эшкә тотынырга була, күп кенә сорауларны урыннан кузгатып булачак. Җиң сызганып эшләсәгез, атна ахырына нәтиҗәсен күрә алырсыз.


Кыз
Бу атнада эчке сиземләвегезгә ышанырга кирәкми. Алга бару өчен сезгә бары тик тикшерелгән, ышанычлы мәгълүмат кына ярдәм итәчәк. Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Нәтиҗәсен икенче атнада күрәчәксез һәм алар сезне шактый сөендерәчәк. Ял көннәрендә күбрәк балаларыгыз белән булырга тырышыгыз.


Үлчәү
Үз өстегезгә башкаларның вазыйфаларын алмагыз, югыйсә куйган бурычларны үти алмавыгыз бар. Сишәмбе көнне энергия, рух күтәренкелеге тоярсыз. Әгәр дә вакытны буш сүзләргә, интернетта утыруга сарыф итмәсәгез, сез бик күп эшләрне төгәлләргә өлгерәчәксез. Ял көннәре кайсы гына яктан карасагыз да уңышлы булачак.


Чаян
Бу атнада сезгә эшегездә гадәти булмаган алымнар куллану һәм җитезлек кирәк булачак. Идеяләрегез сезгә саллы гына керем китерәчәк. Шулай ук тиз арада нәтиҗәгә ирешеп, яхшы гына акча эшләү мөмкинлегенә өметләнергә була. Нәкъ менә хәзер сез тормышыгызда мөһим булган карарлар кабул итә аласыз.


Укчы
Актив позициядә торсагыз, теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешә алачаксыз. Уйланган эшләрне инде гамәлдә башкарырга кирәк, моны сез атна дәвамында үтәп чыгарсыз. Ял көннәре гаилә белән ял итү өчен бик уңай. Тирә-яктагыларны үз фикерегезне кабул итәргә өндәмәгез, югыйсә араларның бозылып китүе дә мөмкин.


Кәҗәмөгез
Киләчәк турында җитди уйлап, мөһим карарлар кабул итәргә кирәк. Алдагы тормышыгыз шуларга бәйле булачак. Авырлыклар килеп чыга калса, элемтәләрегезне кулланырга була. Бу вакыт аралыгында үҗәтлек сезгә бер дә комачау итмәс. Башкалар фикеренә колак салырга, җитәкчелек белән бәхәсләшмәскә кирәк булыр.


Сукояр
Бу атнада хисләрегез төрле сынауларга дучар булырга мөмкин. Бу сезгә бик якын кешегез белән вакытлыча аерылуга бәйле була ала. Вак-төяккә игътибар итмичә эшләгән кешеләргә хезмәтләрендә уңыш елмаячак. Гаиләдә килеп чыккан мәшәкатьләр планнарыгызны үзгәртергә мөмкин.


Балык
Үзегезнең җитешсезлекләргә күз йомганда, башкалардан бик күпне таләп итәргә мөмкинсез. Һәр нәрсәнең чиге булуын онытмагыз. Югыйсә абруегызны югалтуыгыз бар. Ял көннәрен өегезне җыешытырып үткәрү яхшы булачак. Күптән җыелып килгән, кирәкмәгән әйберләрдән котылу өчен менә дигән вакыт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев