Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 яшьлек лениногорскилыны мошенниклар алдаган

20 яшьлек егет интернет челтәрендә акустик комплект уйнатылу турында белгән.

Пост астында ул үзенең катнашырга теләге турында язган. Тиздән аңа катнашучылар арасында кабул ителүе һәм аңа номер бирелүе турында хәбәр итәләр.

Икенче көнне ярыш нәтиҗәләре буенча лениногорскилы җиңүче булды дип игълан итәләр. Аңа призны Хакасия Республикасының Абакан шәһәреннән алырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

"Җиңүче" почта аша приз җибәрүне сорый һәм китереп бирүләренә риза булуын әйтә. Егет ярышны оештыручылар җибәргән сылтама буенча уза, банк картасының барлык мәгълүматларын тутыра һәм шунда ук картасыннан 14 мең сум акча югалуын ачыклый.

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 20 яшьлек лениногорскилыны мошенниклар алдаган