29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе  республика конкурсында һөнәри осталыгын тәкъдим итте
ҖӘМГЫЯТЬ

29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе республика конкурсында һөнәри осталыгын тәкъдим итте

Арчада балалар бакчасында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим-2022» республика һөнәри осталык конкурсы узды.

 

Бәйге алтынчы мәртәбә үтте.

Әлеге бәйгедә «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим-2022» конкурсының муниципаль этабын узып, 29 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Павлычева катнашты.

Ул  "Хәзерге Мэри Поппинс" номинациясендә лаеклы рәвештә җиңү яулады.

 


Нет комментариев