Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

62 яшьлек лениногорскилыны мошенниклар алдаган

Телефон мошенниклары мәкерле ният белән корган планнарын әледән-әле тормышка ашырып кына тора. Аларның угрылык схемалары асылда гел бер үк төрле булса да, әледән-әле аларның ятьмәсенә эләгүчеләр очрап тора.

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 62 яшьлек ир кеше, эчке эшләр бүлегенә үзенең мошенниклардан алдануы турында хәбәр иткән.

 Зыян күрүченең сүзләре буенча, аның телефонына таныш булмаган номердан берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм  билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә җыенуын хәбәр иткән. Әлегә кадәр бернинди дә кредит алырга уйламаган лениногорскилы, билгеле инде югалып калган, ә мошенникларга нәкъ шул гына кирәк тә: үзен банк хезмәткәре дип таныштыручы ир кешегә  тиз рәвештә “ярдәмгә ташланган”, аңа билгесез кешеләр алырга маташкан сумманы үз исеменә рәсмиләштерергә һәм “куркынычсыз исәпкә” күчереп куярга кушкан.

Ир кеше, бик итәгатьле итеп сөйләшкән, үзенә чын күңеленнән ярдәм күрсәтергә ашыккан “банк хезмәткәре”нә ышанып, шунда ук банкка киткән. Үз исеменә тулаем суммасы  700 мең сум тәшкил иткән заем алып, телефоннан әйтелгән  күпсанлы билгесез исәпләргә үчереп тә куйган.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, бүгенге көндә оператив –эзләнү чаралары комплексы алып барыла, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мондый җинаятьләрне ачыклауның гаять катлаулы булуына басым ясыйлар һәм  гражданнарны уяу булырга  өндиләр:  Әгәр сезгә банк хезмәткәре булып таныш булмаган кеше шалтырата һәм  банктагы шәхси исәбегез белән ниндидер мәьәләләр килеп чыгуы турында хәбәр итә икән, бу сүзләрне игътибарга алмагыз.  Банк  андый очракларда  мөстәкыйль рәвештә исәпне блокировкага куя ала. 

Сезгә шалтыратучы номер,  сезнең  шәхси исәбегез булган банкның кайнар линиясе белән туры килсә дә, шалтыратучыга ышаныч белдермәгез. Заманча технологияләр мошенникларга номерларны кирәгенчә үзгәртү мөмкинлеге бирә.

Банкка  сез үзегез шалтыратып, кызыксындырган мәгълуматны үзегез ала аласыз.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев