Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә акча бирелә

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен пособиегә 1 майдан документлар тапшырырга мөмкин.

Октябрьгә кадәр гариза язарга була. 5-10 мең тирәсе акчалата ярдәм апрель аен да кертеп исәпләнәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гаризаларны алданрак та – апрель аенда ук тапшырырга мөмкин булуы турында белдергән иде. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталын кулланырга була. Татарстанда май бәйрәмнәрендә документларны кабул итү өчен махсус эш сәгатьләре булдырыла.

Гаризаны 10 эш көне дәвамында караячаклар. Аерым очракларда ул озайтылырга да мөмкин. Әгәр гаризаны карау вакыты озайтылса, гаиләгә бу турыда хәбәр ителәчәк.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен «Путин түләүләре»нең күләме гаиләнең бер айга күпме керем алып яшәвенә бәйле.

Яшәү минимумы күләменең 75 проценты хәтле айлык түләү билгеләнгән вакытта, гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем республика күләмендә җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 10 433 сумны тәшкил итәчәк. Ягъни, бу очракта бала өчен яшәү минимумы күләменең 100 проценты түләнә. Түләү билгеләнгән вакытта шулай ук милекне бәяләү дә исәпкә алына.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр аларның мохтаҗлыгын комплекслы бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк. Гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-ананың хезмәт хакы яки, объектив сәбәпләр аркасында, керемнәренең булуы яки булмавы исәпкә алыначак.

Яңа төрле түләүләрләр һәр балага бер елга билгеләнә һәм гариза белән озайтыла. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, республикада бүгенге көндә 79 меңнән артык баланың гаиләсе яңа түләү алуга дәгъва итә ала.

Моннан тыш, бу түләүләргә 8 яшьтән 17 яшькәчә берничә бала тәрбияләүче мохтаҗ гаиләләр дә дәгъва итә ала.

«Икеләтә түләү булмаячак. Ялгыз ата-аналарга билгеләнгән 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге бала өчен айлык пособие яки яңа түләү түләнә. Түләүне алучыга отышлырагы, күбрәк күләмлесе билгеләнәчәк», –  диде Вафин.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең 8 апрельгә булган мәгълүматларына караганда, балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга 1,3 миллиард сум акча җибәрелгән инде.

https://intertat.tatar/news/putin-tulaulare-8-yastan-zurrak-balalar-ocen-ai-saen-birela-yaki-moxtalyk-formulasy-5852801

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә акча бирелә