Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Акыллы тавыш бирү"не кулланучыларны мәгълүматлар читкә чыгу куркынычы турында кисәттеләр

"Акыллы тавыш бирү" кушымтасыннан файдаланучылар, аны эшләүчеләр әйткәнчә, персональ мәгълүматлары читкә чыгарудан якланмаган, дип белдерде РИА Новости юристы Илья Ремесло.

 

Эксперт билгеләп үткәнчә, privacy policy бүлегендә мәгълүмат өченче якка тапшырылырга мөмкин.

Ул искәртеп узганча, Навальный командасының даими рәвештә мәгълүматы читкә чыга, һәм яңалары "акыллы тавыш бирү"аркасында кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә, мәгълүматлар саклана дигән кешеләргә ышанырга кирәкми, дип өстәде юрист.

Агентлык әңгәмәдәше кушымтадан аноним рәвештә файдаланып булмый, чөнки аны күчереп алу өчен Google яки Apple аккаунты булырга кирәк, дип белдерде.

Юрист, Навальный командасына ярдәм итмәс өчен, барлык серләрне дә сөйләргә теләмәвен билгеләп үтте. Шулай ук ул искәрткәнчә, Роскомнадзор хәтта сакланган программаны да блокларга өйрәнгән инде.

Чыганак: ria.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев