Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алда – мөһим чара

12 майда җәмәгатьчелек Президент сайлау буенча праймеризда катнашу өчен кандидатлар күрсәтү башланганын игълан итте. Берничә иҗтимагый оешма республика Президенты вазифасына Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү карарына килде. Алар билгеләп үткәнчә, республиканың үсештә булуы күп очракта Рөстәм Миңнеханов казанышы. Шуңа да иҗтимагый оешма вәкилләре аңа ышаныч белдерә. Республикабыз илдә...

12 майда җәмәгатьчелек Президент сайлау буенча праймеризда катнашу өчен кандидатлар күрсәтү башланганын игълан итте.


Берничә иҗтимагый оешма республика Президенты вазифасына Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү карарына килде. Алар билгеләп үткәнчә, республиканың үсештә булуы күп очракта Рөстәм Миңнеханов казанышы. Шуңа да иҗтимагый оешма вәкилләре аңа ышаныч белдерә.
Республикабыз илдә иң югары вазыйфаи зат кандидатурасын тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне иҗтимагый оешмалар оештырган беренче төбәк булды. Кандидатларны тәкъдим итү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Алар "Бердәм Россия" партиясе белән килешү төзегән оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә. Праймеризда, шулай ук, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр катнаша ала.
Праймериз - партия эчендә алдан тавыш бирү дигәнне аңлата. Бу алым АКШта киң кулланыла, аның тарихы үткән гасырның башына барып тоташа. Россиядә, шул исәптән Татарстанда, әлеге процедура беренче тапкыр 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. Шунысы мөһим: безнең илдә бары бер - "Бердәм Россия" партиясе генә праймеризлар уздыра. Әлеге партия уставына ул 2009 елның ноябрендә кертелгән.
- Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан праймериз безнең шәһәрдә дә үткән иде. Үзем катнашмасам да, бу турыда җирле газет, телевидение аша белдем. Минемчә, ул шактый күп кандидатура арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга ярдәм итә торган чара. Бик шәп булачак, анда яшерен тавыш бирү каралган, дип беләм, - ди төзелеш оешмасында баш инженер булып эшләүче лениногорскилы Азат Хәбибуллин.
Праймеризны халык өчен булдыра
алганча ачык итү максатыннан сайт булдырылды. Партия эчендә алдан тавыш бирү барышы белән танышырга теләгән һәркем
www.праймериз-рт.рф адресы белән
кереп, үзе өчен мөһим булган мәгълүмат туплый ала.
Билгеле булганча, 13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Лениногорск муниципаль районында ул шәһәр һәм 24 авыл җирлеге сайлау участокларында үтәчәк.
Бүгенге көндә районыбыз авылларында җирле органнарга депутатлар сайлау буенча праймеризлар бара. Һәр җирлектә җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары, эшмәкәрләр, укытучылар, социаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.
- Алдан тавыш бирүнең асылы шуннан гыйбарәт: "праймериз мәйданчыгында" сай­лаучылар үзләренә ошаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирә. Аның йомгаклары буенча кандидатларның рейтингы билгеләнәчәк. Бу исемлек һәр җирлектә партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булып торачак, - ди шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праймериз