Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Алтын алканы бөтен дәваханә белән эзләдек"

Тормышта төрле хәлләр була шул. Уфада яшәүче Фәүзия апа белән ире Алмаз абый 42 ел буе бергә тигез гомер итәләр.

Күптән түгел Фаүзия ханым яшь чакта булган бер хәл-выкыйганы сөйләп үтте.

- Без ул вакытта өйләнешкән генә идек. Алмаз авырып китте, дәваханәгә бардык. Аннан чыккач колакта бер алка юклыгын сиздем. Эзли башладык. Хәзер кешеләр сораштыра башлады. Без озак уйлап тормыйча "алтык алка эзлибез" дип әйттек. Дәваханә алдына барлык кешеләр чыкты, эзлиләр. Әлбәттә, үзебез алканы тапмадык. Нигә кешегә әйткәнбездер инде. Яшь чакта бигрәк кешегә ышанып барасың бит. Кемдер табып, кесәсенә салып куйды шуны. Алкасы бигрәк матур иде. Бүгенге алкаларны элеккеләр белән чагыштырырлык түгел. Җитмәсә, иремнең бүләге. Бигрәк ачуланган иде миңа шул вакытта. Әмма икенче көнне шундый ук алка бүләк итте. Аллаһка шөкер, анысы әле дә колакта йөри, - дип сөйләде Фәүзия апа.

Кызыл таң

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26522

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев