Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алтын каләм» яшьләр матбугаты фестивале финалистлары Казанга җыелды

«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә.

Фестивальнең финалына үткән 72 укучы Казанга җыелды. Июньдә узачак финалда Гран-прига ия өч укучы билгеле булачак. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында фестивальнең быелгы яңалыклары белән таныштырып, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Финалистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Сезне монда күрүемә бик шат. Безнең өчен бу һөнәри юнәлеш бирү буенча мөһим проект. Бездә санны арттыру теләге юк, сыйфатка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Шуңа күрә без фестивальне үзгәрттек, ул озак дәвам итә. Күпләр үзләре өчен нәтиҗә ясар дип уйлыйм. Үз һөнәрләренә чын-чынлап тугры булганнар, гомер буе шуның белән шөгыльләнергә теләүчеләр безнең белән калачак. Башкалар исә үзләрен тормышта икенче яктан күрсәтә, үзләренә икенче юнәлеш сайлый алачак», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев