Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бабаңның кайда сугышканын кайсы сайтлардан белеп була?

Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында берничә сайттан мәгълүмат табарга була.

Память народа

Исем, фамилия, отчество, туган көнен һәм, белгән очракта, өстәмә мәгълүмат белән (хәрби хезмәткә алыну урыны, госпиталь, бүләкләр, һәлак булган урыны) эзләргә мөмкин. Сугыш каһарманы турында мәгълүматлар, документлар тәкъдим ителә. Сайтта 425 мең документ бар диелгән.

ОБД - Мемориал

Саклану министрылыгының проектында 16,8 миллион архив документлары һәм 45 мең туганнар каберлеге турында паспорт бар диелгән. Сайт Бөек Ватан сугышында катнашучылының һәлак булган урынын, вакытын табарга ярдәм итә. Исем, фамилия, отчество буенча эзлисе

Победители

Кемне табарга теләвең хакында гариза калдырасың - кулланучылар аны табышырга ярдәм итә.

Найти Солдата

Һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итә торган сервис. Бу - халык проекты. Кешеләр үзләре табасы килгән кешеләр хакында гариза калдыра, волонтерлар аларга ярдәм итә. Ярдәм өчен түләргә кирәкми.

 

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X