Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларыгыз җәйге ялны ничек үткәрә? Телефонны кочаклапмы?

Җәйге ялларны никадәр көтеп алсак та, тиз уза шул. Ә сез балагыз белән бергәләп ял итәргә өлгердегезме? Әллә җәен төрле лагерьларга җибәреп, әбидә кунакта калдырып, кулына гаджетлар тоттырып бала турында оныттыгызмы?

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәргән ата-аналар җыелышында бу юлы шул хакта сөйләшү булды. 
Кире каккысыз факт: кулына телефон тотып кына җәйне үткәрүче балалар саны арта бара. Кесә телефоннары безнең тормышка шулайрак үтеп керде.

– Монда алтын уртаклыкны табарга кирәк. Без хәзер телефоннарны чыгарып ташлый алмыйбыз. Әмма гаджетка бәйлелек турында аз сөйлибез. Чит илләрдә бу хакта күбрәк борчылалар. Гаджетлар балага тәэсир итә. Баланың әле тулысынча формалашмаган баш миенә тискәре йогынты ясый ул, – дип сөйли профессор-невролог Эдуард Якупов. 

 Гаджетларның йогынтысы турында берьяклы гына карамаска кирәк. Анда баланы укыта алырлык, белем бирерлек платформалар да бар. Минем балалар  төрле музыкаларны гаджетлар аша  өйрәнә. Кечкенәсе планшетта 5 яшьтә алфавит өйрәнде. Грамотлы кулланганда, гаджетларның файдасы бар. Негатив йогынтысы – күзләрне бетерә, йокыны үзгәртә, дияргә дә мөмкин. Әмма гаджетларны бөтенләй тыярга да ярамый. Балалар әти-әниләр күрмәгәндә, барыбер куллана башлый. Минем балалар үземнең телефонда утырганымнан да туялар, әти-әниләр беркадәр хәйләкәррәк тә булырга тиеш, телефонда утыру кемдер өчен эш тә, – дип сөйли блогер Алинә Гыймалетдинова.

Табиблар барыбер дә гаджетларның зыянын да кире какмый. Мәсәлән, педиатр Илнара Латыйпова өч яшькә кадәр балага бөтенләй телефон бирергә ярамый, дип белдерә. Бер үк вакытта белгечләр, ничә яшькә кадәр түгел, ә балага күпме вакытка бирергә яраганлыгын билгеләргә кирәк, диләр.
Ашаган вакытта баланы телевизор каршына утыртып яки телефоннан мультик кушып куюны, бөтенләй дөрес түгел, дип саный невролог  Эдуард Якупов. Ризыкны баланың аңламыйча гына йотып җибәрүен организм өчен зыялы булуын аңлата ул.

 Балага телефонны 20-30  минутка биреп тору да җитәргә мөмкин. Әти-әни балага телефонны шөгыль буларак тәкъдим итә. Бала күп очракта белем алу, хәтта кызыклы мультфильм карау максатыннан телефонда утырмый. Алар картинкалар карый һәм шулай итеп фикерли дә башлый. Шуңа күрә телефонда утыру өчен чикләүләр булырга тиеш. Россиядә андый төгәл тикшеренүләр юк. Америка белгечләре, 6 яшькә кадәр бала гаджетлар белән тәүлегенә 1 сәгать утырырга тиеш, диләр, – дип сөйли педиатр Илнара Латыйпова.

Интернетта утырганда вакыт чикләре дә онытыла. Бала гына түгел, әти-әни дә телефонда күпме утырганын сизми кала. Онлайн программа төзүчеләр үзләре үк бу хакта яшерми сөйли. Бер картина икенчесен алыштырып кына тора. Шул ук Америка белгечләре үсмернең тәүлегенә 8 сәгать телефонда утыруы кебек бәйлелек белән дә көрәшә. Шулай итеп, 18 яшьлек Европа кешесе 4 елын гаджетларда уздыра икән инде. 

Дөрес генә әйткәндә, алтын урталыкны табу бик кыен. Күпчелек әти-әниләрнең бала белән тулысынча шөгыльләнергә вакыт тапмаулары да аяныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.
Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, бу уңайдан Роспотребнадзорның тәкъдимнәре бар. Мәктәпләрдә интерактив такталар, компьютерларны күпме вакыт куллану буенча таләпләр үтәлә. Бер үк вакытта мәктәпкә телефон алып килүчеләр балалар турында да онытмыйк. Монысы сыйныф җитәкчеләренең, мәктәпләрнең куйган таләпләренә бәйле булачак. Ә менә өйдә баланың күпме вакыт кулында телефон булуын әти-әниләр контрольдә тотарга тиеш. Сораштыру күрсәткәнчә, әти-әниләрнең 90 проценты балаларның нәрсә карауларын, күпме утыруларын контрольгә алуын белдергән.

Шунысы кызык, балалар утырган сайтларның яки төрле платформаларны карап-тикшереп өлгерә алырбызмы? Блогер Алинә Гыймалетдинова әйтүенчә, телефонда баланың белем алу һәм ял итү максатыннан утыруына да игътибар итәргә кирәк. Контентлар төрле. Әмма табиблар, баланың реаль тормыштан виртуаль тормышка күчүен зыянлы, диләр. Кайчак чикләүләр бик тә кирәк. Җанлы аралашулар, бер-берсе белән сөйләшүләр, сөйләм күнекмәләре, дуслашу  бала организмы өчен бик тә мөһим. Бигрәк тә әти-әниләрнең бала белән сөйләшүе, уртак ял сәгатьләре, бергәләп балык тоту, урманга чыгу да кирәк.

Балада гаджетларга бәйлелек булмасын өчен, әти-әниләр иң элек баланың ялы белән дә шөгыльләнергә тиеш. Телефонлы ял балага зыяннан башка берни бирмәячәк. 

http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/balalarygyz-yge-yalny-nichek-tkr-telefonny-kochaklapmy

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев