Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр коронавирусның катлаулы формалары саны арту сәбәбен аңлатты

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең катлаулы формалары саны арткан.

Бу турыда  Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ноябрьнең беренче ике атнасында коронавирус белән авыручы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны (октябрьнең шул чоры белән чагыштырганда) 1,5 тапкыр арткан. Шулай ук коронавирусның авыр формалары белән чирләүчеләр арткан, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр каты авыруын аңларга кирәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, табибларга соң мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңне дәваларга маташу да чирнең катлаулы формалары артуда үз ролен уйный.

«Covid-19 белән авыручылар өлеше артмаган һәм гомуми авырулар саны структурасында 3,5 процент кына тәшкил итә», — диде ведомство җитәкчесенең урынбасары. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2020/belgechl-r-koronavirusny-katlauly-formalary-sany-artu-s-b-ben-a-latty-5785889

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев