Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер ханым 840 мең сум акчасыннан "колак каккан"

Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.

25 майда зыян күрүченең кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кызның банк картасына яңа телефон номеры беркетелүен җиткерә. Таныш булмаган шалтыратучы зыян күрүчегә бу мошенниклар булырга мөмкин, һәм, акча урлау очрагы килеп чыкмасын өчен, картаның счетын үзгәртергә кирәклеген әйтә.

Аннары зыян күрүче белән сөйләшүне үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган икенче кыз дәвам итә. Аның белән дә сөйләшкәч, хатын-кыз аңа ышана һәм, уникаль серсүзләрне әйтеп, барлык күрсәтмәләрне дә үти. Бераздан Казанда яшәүче әлеге ханым үз картасыннан җинаятьчеләр 840 мең сумнан артык акча күчерүен белеп ала.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлешенең «г» пунктында каралган (банк счетыннан акча урлау) җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yasaucedan-mosenniklar-840-men-sumnan-artyk-akca-urlagan-5855157

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер ханым 840 мең сум акчасыннан "колак каккан"