Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер хатын 7 яшьлек улын 300 меңгә саткан

Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты 7 яшьлек улын саткан анага – 36 яшьлек хатынга карата “Балигъ булмаганнар белән сәүдә итү” маддәсе буенча гаепләү белдергән.

Кешелектән чыккан ана хәзерге вакытта изоляторда җәза чарасын көтә. Ул үз гаебен таныган. Моңа кадәр этил спирты белән законсыз сәүдә итүдә тотылган булган. Яңа ире баланы кабул итмәгән өчен ул аны 300 меңгә сатып җибәргән.

Хатынның элеккеге ире башка сыймаслык алыш-биреш турында берни белмәвен, гаиләдә уртача айлык керемнең 120 мең сум чамасы тәшкил итүен әйткән. Ир ике улы һәм төпчек кызы белән ике бүлмәле фатирда яши, йорт төзи. “Сатылган” малай хастаханәгә озатылган.

https://vatantat.ru/2022/08/89188/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X