Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бердәм Россия» сәяси партияләрне имин сайлауларга чакырды

Пандемия шартларында иң мөһиме-гражданнарның сәламәтлеген саклау.

 

Бу сайлау кампаниясе пандемия һәм кайбер чикләүләр белән бәйле үзенчәлекле шартларда уза, дип билгеләп үтте партиянең генераль советы сәркатибе Андрей Турчак.

"Имин сайлаулар өчен!" килешүе нигезендә сайлау процессын "ирекле һәм аңлы йөкләмәләрне", барлык антиковид нормаларын үтәп һәм массакүләм чараларны минимальләштереп, оештыруны үз өстебезгә алырга тәкъдим ителә.

"Бердәм Россия" сайлау алды ярышларында катнашучыларны, кандидатларны, агитаторларны, сайлау штаблары хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, РФ төбәк хакимиятләре һәм санитар хакимиятләр таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Һичшиксез, Сайлаулар мөһим, әмма гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге тагын да мөһимрәк», - дип ассызыклады Андрей Турчак һәм «Бердәм Россия» килешүнең барлык нигезләмәләрен тайпылышсыз үтәячәген әйтте.

Үз чиратында Денис Проценко пандемия белән 500 көннән артык көрәшүче хастаханәнең баш табибы буларак чыгыш ясады.

« Мин пандемия бетте дип әйтә алмыйм. Барыгызны да социаль дистанцияне үтәргә, битлекләрне дөрес кияргә һәм аларны даими рәвештә алыштырырга чакырам", - диде Денис Проценко. Ул билгеләп үткәнчә, бүген COVID-19 вакцинациясе бик мөһим, бигрәк тә кешеләр белән эшләүчеләр өчен.

https://er.ru/activity/news/edinaya-rossiya-prizyvaet-vse-politicheskie-partii-podpisat-soglashenie-za-bezopasnye-vybory

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев