Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Дөреслек эзләп көрәшкәннәр

Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Әлеге китап “Заман сулышы” редакциясенә кайткан иде. Автор әсәрдә үз авылдашлары язмышын тәфсилләп язган.


Әйе, анда бик күп кешеләрнең гомерләре өзелгән, ә миңа бу турыда үз әтиемнән дә ишетергә туры килде һәм Мәҗитнең әтисе Газимҗан кайнатам бервакыт сугыш елларын искә төшереп утырганда ачынып сөйләгәне булды.

Марий-Эл урманнарында урнашкан бу сугышка әзерләүче концлагерь ач-ялангач, чабата киеп, агач мылтыклар тотып өйрәнү бер генә дә гамәлгә туры килмәгән бит. Әти, яшь егет (ул рус телен яхшы белгән), тиз генә үз милләтеннән булганнар белән сөйләшеп, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәләр.

Анда Зәй-Каратай егете Җәдит Шакирҗанов һәм аның абыйсы Газимҗан да була. Ул үтенечтә үзләрен  тизрәк сугышка җибәрүләрен сорау булса да, аларның гозерләре үтәлми. Төрле авыру тарала, чабата ясап яткан, ике баласын авылда калдырган һәм улы Хәмитне сугышка озаткан кайнатам тиф белән авырый башлый. Аны тиз генә авылына озаталар. Аның “куанычы” – үз авылымда үләргә насыйп була бит, дигән уй һәр мизгелдә җанын җылыта.

-    Ходайның рәхмәте, гомерем өзелмәде, хатыным, улларым – 8 яшьлек Мәҗит белән 10 яшьлек Габделхәй көне-төне дигәндәй янымда булдылар, авылдашларым да мәрхәмәтле кем йомырка, кем сөт керетп, бер елдан аякка бастырдылар. Аннары әкрен генә фермада эшли башладым. Ә Суслонгерда бервакыт авырган ир-егетләрне бер траншея сыман казып, 10-15 кешене бергә күмделәр. Бу хәл коточкыч бит. Әле бу мин күргән көнне генә булды, мин күрмәгәннәрен кем белсен? Әле һаман да кайвакыт тирләп, шул күренешләрне төштә күреп уянган көннәр була. Инде, Ходаем, хәзерге заманның тынычлыгына шатланып яшәргә һәркемгә насыйп булсын, - дия иде.

Ул тернәкләнеп, эшкә азмы-күпме яраклы булгач, энесе Рәфкать сугышта һәлак булганлыктан, аның ике кызын да карарга тырыша. Аннары әбиләре үлгәч, иң кече сеңелләре Вафия дә нык ярдәм итә. Ул да ирен сугышка озата, ике сабые белән кала. Ире кайткач, ике кызны да үстерү җиңеләя, чөнки Мөслах җизни Тимәш авылында колхоз рәисе була.

Ә Рәфкатьне сугышка алулары һич кенә дә бер кысага сыя торган хәл түгел инде, аның, авырып, яңа гына хатыны  гүргә кергән була,  бер яшьлек сабыеның үлелеме кайгысыннан да арынып бетмәгән. Инде менә  6 яшендәге Наҗия белән 4 яшендәге Нәҗибәне, 80 яшьлек, үзе дә көч-хәл белән йөрүче карчыкка – әнисенә калдырып китәргә мәҗбүр. Ничекләр йөрәге ярылмыйча үзе дә үлмәгән әле.

Мәҗит тә хәйраннар калып, бу вакыйганы искә төшерә иде. “Рәфкать абый гел елауда булды, балаларын кочагына ала да илереп елый, ни хәл итәсең, кемдер сугышка алучылар исмелегенә аны да керткән бит”. Хәзер берәр Шакирҗан байга (бабалары хәлле тормышта яшәгән) ачулы кеше кеше булгандыр дип уйлый иде Мәҗит.

Шакирҗанның ике кызы да авылда укыткан ике туган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарга кияүгә чыккан булганнар, бәлки алардан да бер үч алучы булгандыр. Хәзер генә ул “Сер” дигән грифларда сакланган бик күп мәгълүмат ачыла. Ә Зәй-Каратайда әле документлар сакланучы махсус тартма да яна.

Галия Шакирҗанова.

Язма кыскартлыды, тулысы белән "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев